Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никашновкада тагын бер йорт, Мусабай-Заводта мунча янды

Никашновка авылында чегәннәр яшәгән дүрт йортта моңа кадәр янгын чыккан иде инде. 13 ноябрь көнне аларның тагын берсенә ут капты. Янгын чыкканда урында беркем дә булмаган, кешегә зыян килмәгән, болай да ярымҗимерек хәлдәге бина тулысынча янып беткән. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккандыр дип фаразлана. Чөнки биредә...

Никашновка авылында чегәннәр яшәгән дүрт йортта моңа кадәр янгын чыккан иде инде. 13 ноябрь көнне аларның тагын берсенә ут капты. Янгын чыкканда урында беркем дә булмаган, кешегә зыян килмәгән, болай да ярымҗимерек хәлдәге бина тулысынча янып беткән. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккандыр дип фаразлана. Чөнки биредә электр да үткәрелмәгән, газ да юк. Хәзер монда нибары бер йорт калды.

Дүшәмбегә каршы төндә исә янгын сүндерүчеләр Мусабай-Заводтан мунча януы турында хәбәр алалар. Әлеге мунчаның хуҗасы Яр Чаллыда яши, участогыннан дача рәвешендә генә файдалана. Якшәмбе көнне кичтән ул мунчасын яккан була, ләкин, күрәсең, артыграк кыздыра - төнлә бинага ут каба. Бәхеткә, кешеләргә дә, якындагы торакларга да зыян килми.

Авылда янгын сүндерү машинасы булса, бәлки мунча янып та бетмәс иде, дип белдерәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегендә. Ләкин, кызганычка каршы, бу җирлектә янгын депосы эшләми, шуңа күрә янгын сүндерү машинасы да кулланыр хәлдә түгел. Яр Чаллының БСИ ягында урнашкан 89нчы янгын сүндерү частеннан ярдәм килеп җиткәнче шактый вакыт үткән. Бүлектә әйтүләренчә, район җирлекләренең яртысында диярлек бүген янгын сүндерү деполары эшләми, шул сәбәпле машиналар да вакытында ярдәмгә килә алмый. Ә бу, үз чиратында, күпме корылмаларны, шуңа өстәп, кеше гомерләрен дә саклап калырга комачаулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын