Янгын тег белән яңалыклар
-
Түбән Суыксуда йорт янды
Дүшәмбе көнне көндезге сәгать 3ләрдә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Түбән Суыксуда торак йорт януы турында хәбәр килә.
-
Мунчага җылынырга кергән булган
Дүшәмбе көнне бакчачылык ширкәтләрендә ике янгын тәеркәлде. Көндез «Ивушка»да бакча йорты, мунча, сарай һәм хуҗалык кирәк-яраклары блогы тулысынча янып бетә.
-
Янган мунча иминиятләштерелмәгән була
Янгын сүндерүчеләргә Бәтке авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә мунча яну турында хәбәр килә. Алар шундук урынга чыгалар. Хуҗалар сүзенә караганда, алар бу көнне мунча кереп юынып чыккач та мунчаны бикләп, бернинди шик-шөбһәсез йортларына кереп китәләр. Шулай да, хуҗа кешеләрнең күршеләре уяурак булып чыга. Мунчадан күтәрелгән төтенне күреп, алар бу хакта хуҗаларга...
-
Никашновкада тагын бер йорт, Мусабай-Заводта мунча янды
Никашновка авылында чегәннәр яшәгән дүрт йортта моңа кадәр янгын чыккан иде инде. 13 ноябрь көнне аларның тагын берсенә ут капты. Янгын чыкканда урында беркем дә булмаган, кешегә зыян килмәгән, болай да ярымҗимерек хәлдәге бина тулысынча янып беткән. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккандыр дип фаразлана. Чөнки биредә...
-
Янгын күзәтчелеге хәбәр итә
Ай башыннан районда 9 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Шуларның 5се саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыккан. Дүрт бакча йорты, хуҗалык корылмалары һәм Иштирәк авылында торак йорт янган. Әлеге янгыннарның өчесе - электр җиһазларының, берсе мичнең төзек булмавы аркасында чыккан. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, янгын күзәтчелеге көнкүреш калдыкларын йортлар янында яндырырга тыелуы,...
-
Төзелеш вагончыгы янды
Февральнең икенче көнендә Яр Чаллы - Сарман трассасының сигезенче километрында урнашкан "Пегаз" ягулык салу станциясе территориясендәге төзелеш вагончыгында янгын чыкты. Ут сүндерүчеләр аның эченнән ир-ат мәетен чыгардылар. Чаллыда яшәүче, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы 60 яшьләр тирәсендәге бу ир-ат ул көнне исерек килеш вагон эченә кереп тәмәке тарткан һәм йоклап...
-
Орлык заводында вагон янды
Узган атнада Орлык заводы территориясендә төзүче оешма куйган вагончыкта янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләр төнге сәгать 2дә килгән хәбәр эзеннән урынга барып җиткәндә, вагонны тулысынча ут камап алган була. Көннәр бик салкын тору сәбәпле, эшчеләр вагон эчендәге электр җылыткычын төнгә кушып калдырган булалар. Бәхеткә, берәүнең дә сәламәтлегенә зыян килми, ә предприятиегә...
-
Бакча йортлары яна
Узган якшәмбедә, 4 ноябрь көнне "Возрождение" бакчачылык ширкәтендә янгын чыкты. Ике янгын командасы берьюлы килеп җитүгә карамастан, бакча йортын саклап калып булмады, агач бина күз ачып йомганчы янып көлгә әйләнде. Бәхеткә каршы, беркем дә зыян күрмәде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазының техник яктан төзексез булуы. Җылыту сезонына кергән чакта җылылык...
-
Калмашта алты сарай янды
Узган шимбә көнне Калмаш авылында алты сарай янды. Электр чыбыкларыннан чыккан ут, коры печәнгә кабып, рәттән тезелеп киткән мал абзарларын ялмап алды. Бәхеткә, торак йортларга зыян килмәде, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Мифтахов.
-
Авылдашларының тәвәккәллеге ярдәм иткән
Шушы көннәрдә Кече Шилнә авылындагы Муллахмәтовлар хуҗалыгында янгын булды. Иртәнге 4.00 сәгатьтә хуҗалар үзләре янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәләр. Сарайдан чыккан ут бик тиз янәшәдәге мунчага күчә. Аларны саклап калу мөмкин булмый. Бәхеткә каршы, шушы авылның янгын сүндерүчеләре Александр Крапивин һәм Игорь Забродинның вакытында килеп җитүе, тәвәккәллеге һәм кыюлыгы аркасында...
-
Янгынга каршы махсус режим кертелде
Тиздән бәйрәмнәр. Май башындагы ял көннәре атнага тула. Һава температурасы да уңай тора, кыскасы, табигатьнең үзенә чакыра торган чагы. Кемнәрдер бу көннәрдә ял итәргә ашыгачак, кемдер каралты-кура тирәләрендә, башка урыннарда җыештыру эшләре белән мәш киләчәк.
-
Күршесенең тәвәккәллеге йортны янгыннан саклап калган
30 март көнне 18.50 минутта янгын сүндерү хезмәтенең диспетчер пультына "Отделочник" бакчачылык ширкәтендә ике йорт януы турында ашыгыч хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ике йорт та тулысынча ялкын белән камап алынган була. Бәхеткә каршы янгында зыян күрүче юк. 4 апрель көнне район җирлегендә тагын бер янгын очрагы теркәлде. Суровка...
-
Кафеларда янгын куркынычсызлыгы ничек үтәлә?
Район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре муниципаль район территориясендә урнашкан "Юсил", "Күзкәй" "Автохуҗалык", "Техавтотранс", "Натали", "Лагуна", "Йолдызлык" кафеларында, шулай ук "Тула-5" ЮХИДИ посты ягыннан Түбән Кама милли паркына керә торган урындагы кафеда янгын куркынычсызлыгы законнарының ничек үтәлүен тикшерде. Рейд материаллары прокуратурага җибәрелде. Законнарны бозуның җитди очраклары ачыкланмады, дип хәбәр итте район...
-
Иске Җирекледә мал сарае янды
26 март көнне кичке сәгать сигезләр тирәсендә район янгын күзәтчелеге бүлегенә Иске Җирекле авылында мал сарае яну турында хәбәр килә. Бинаның түбәсен, түшәм такталарын коткарып калып булмый. Шулай ук түбәгә өелгән печән дә янып бетә. Бәхеткә, сарайда маллар булмый. Ут чыгуның сәбәбе электр үткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килү дип фаразлана....