Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никах теркәү

ЗАГС хәбәр итә

Агымдагы елның 11 аенда 160 пар өйләнешкән. Бу узган елдан 20 парга күбрәк. Республикада өйләнешүләр санының 6 процентка кимүе күзәтелә. Бу 90нчы еллардагы демографик тотрыксызлык белән бәйле. Кияүләрнең дә, кәләшләрнең яше арту күзәтелә. Язылышучыларның күпчелеге 25-34 яшьтә. Быел өйләнешкәннәрдән иң олы яшьтәге кияү 87 яшьтә, кәләш 64 яшьтә. 8 никах чит ил гражданнары катнашында теркәлгән. Алар арасында Төркия, Мисырдан килгән кияү егетләре, Төркиядән килгән кәләш бар. 

45 елдан соң аерылышканнар

Унбер айда 117 пар гаилә җепләрен өзәргә карар иткән. Бу узган елның шушы чорына караганда 10га кимрәк. Суд аша никахларын өзүчеләр, үзара килешеп аерылышучылар бар. Өч парга җәмәгате иректән мәхрүм ителү сәбәпле гаиләләрен таркатырга туры килгән. 
Аерылышучыларның 40 проценты әле ун ел да бергә тормыш итмәгән яшь гаиләләр. 23 пар 20 елдан артык яшәгәч аерылышырга гариза язган. Арада 45 ел бергә гомер кичергәннән соң никахларын өзүне сораган пар да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев