Нефтебазада – тарих йорты
Тукай районы архивы Нефтебаза поселогындагы яңа бинага күчте. Бинага капиталь ремонт «Муниципаль һәм ведомство архивларын төзекләндерү» республика программасы кысаларында ясалды. Объектны ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты.
Фаил Камаев архив бинасын төзекләндерүне быелгы иң җитди проект-ларның берсе дип атады.
– Гөлнара Зәкәриевна ярдәме белән белән безгә элеккеге балалар бакчасы бинасын реконструкцияләү өчен акча бирделәр. Республика җитәкчелегенә без бик рәхмәтле. Элек архив район Эчке эшләр бүлеге бинасының кысан кабинетларында урнашкан иде. Бүген архив материалларын иркен бүлмәләргә күчерәләр. Безнең архивны хәзер республикада иң яхшы архив дип саныйм, – дип әйтте район башлыгы.
Район хакимиятенең архив бүлеге 1996 елда оештырылган. Биредә 1919 елдан башлап, безнең район турында гына түгел, Түбән Кама, Сарман, Минзәлә, Зәй һәм Менделеевск районнары турында да бик күп мәгълүмат табып була. Бу архив бинасының үзенчәлеге шунда: Тукай районының муниципаль һәм ведомство архивлары бергә урнашачак.
Гөлнара Габдрахмано-ваның билгеләп үтүенчә, бу бик дөрес. Чөнки документларны формалаштыру этабыннан алып аларны архивка күчергәнче Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе архив фондының шактый өлеше югала.
– Безнең архивлар өчен яхшы шартлар тудырылырга тиеш, чөнки 100 еллык тарихыбыз булган республика вакыйгаларга бик бай. Һәр оешма эшчәнлегенең ахыргы ноктасы булып архив тора. Монда кешеләр күп килер дип ышанам. Биредә яшь архивчы мәктәбе эшләвен, күргәзмәләр, укулар узуын телим. Эшне югары дәрәҗәдә – тарих райондашларны җәлеп итәрлек итеп оештырырга кирәк, – дип ассызыклады ул.
Символик ачкычны Тукай районының архив бүлеге башлыгы Нэля Хәзрәтовага тапшырдылар. Бина ике катлы, гомуми мәйданы 1781,4 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә якты, иркен бүлмәләр.
– Муниципаль архивта юкка чыккан оешма-ларның идарә документлары – фотографияләр, аудио-, видеоматериаллар саклана. Ә ведомство архивында архив бүлеге бүгенге документларны туплый бара. Безнең ишекләр һәр кеше өчен ачык. Монда шәһәр халкы да килә ала, – ди Нэля Мозаффаровна. – Шулай ук без мәктәп укучылары өчен мастер-класслар үткәрәчәкбез. Студентларны, балаларны экскурсияләргә, лекцияләргә көтеп калабыз. Гомумән, без район тарихы белән кызыксынган һәр кешегә бик шат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев