Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында мини-футбол буенча матч үтте (фото)

"Наркотикларсыз тормыш" һәм "Доброволецлар - балаларга" акцияләре кысаларында 2003-2004 елгы балалар арасында мини-футбол буенча матч үтте. Аны Тукай районының "Шәфкать" үзәге педагогы Светлана Баева белән берлектә "М.И.Г." доброволецлар отряды волонтерлары Артем Селянин һәм Дмитрий Павлушин оештырды. Волонтерлар малайларны үзләре командага бүлеп, үзләре уен кагыйдәләрен аңлатты, үзләре тренировкалар үткәрде. Зәңгәр киемле...

"Наркотикларсыз тормыш" һәм "Доброволецлар - балаларга" акцияләре кысаларында 2003-2004 елгы балалар арасында мини-футбол буенча матч үтте. Аны Тукай районының "Шәфкать" үзәге педагогы Светлана Баева белән берлектә "М.И.Г." доброволецлар отряды волонтерлары Артем Селянин һәм Дмитрий Павлушин оештырды. Волонтерлар малайларны үзләре командага бүлеп, үзләре уен кагыйдәләрен аңлатты, үзләре тренировкалар үткәрде. Зәңгәр киемле "Барслар" һәм кызыл формалы "Аюлар" да дүртәр кеше уйнады. Никита Капитонов, Кирилл Соколов һәм Артур Хисматуллин судья буларак уен кырын күзәтте.

Матч 20 минутлык ике тигез период дәвам итте. Егетләр уен барышында үзләрен чын спортсменнар итеп күрсәтте. Ахырдан, командаларга һәм иң яхшы бомбардир, иң яхшы капкачы, иң җитез уенчыга мактау грамоталары тапшырылды. Беренче урынны "Барслар" яулады, икенчене - "Аюлар".Уен 7:2 исәбе белән тәмамланды. Уенның бик кызыклы үтүен истә тотып, җанатарлар шушы ук мәйданда өлкәнрәк яшьтәге уенчылар белән тагын бер матч үткәрергә тәкүдим итте, дип хәбәр итә "Шәфкать" үзәге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев