Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикларга – юк!

Бөтендөнья наркомания һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәшү көне кысаларында Комсомолец поселогындагы "Ромашка", Шилнәбаш авылындагы "Забава" сәламәтләндерү лагерьларында махсус чара узды. Аны районның "Шәфкатъ" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, психолог Алия Вәлиева, социаль хезмәт күрсәтү белгече Светлана Петрова үткәрделәр. Чарада 7-10 яшьләрдәге 35 бала катнашты. Алар зур кызыксыну...

Бөтендөнья наркомания һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәшү көне кысаларында Комсомолец поселогындагы "Ромашка", Шилнәбаш авылындагы "Забава" сәламәтләндерү лагерьларында махсус чара узды. Аны районның "Шәфкатъ" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, психолог Алия Вәлиева, социаль хезмәт күрсәтү белгече Светлана Петрова үткәрделәр.

Чарада 7-10 яшьләрдәге 35 бала катнашты. Алар зур кызыксыну һәм игътибар белән наркотик матдәләр куллануга багышланган видеофильмнар карадылар, тәмәке тарту, наркотикларны кулланудан килеп чыгучы проблемалар турында сөйләштеләр.

Социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән тәмәке продукциясе рекламасына һәм аның нәтиҗәләренә багышланган дискуссия дә уздырылды. Ахырда балалар наркотикларга, тәмәке тартуга каршы реклама плакатлары, рәсемнәр конкурсында катнашып, әлеге чарада алынган белемнәрен ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотиклар