Наркотиклар тег белән яңалыклар
-
Файдалы әңгәмә
Республикакүләм наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр белән махсус чара уздырылды. Социаль эшләр буенча хезмәткәр А.Камалова һәм дәвалау күнегүләре инструкторы Г.Гатауллина наркотик матдәләрнең, алкогольнең һәм тәмәке тартуның кеше организмына булган зыяны хакында сөйләделәр.
-
Наркотикларга – юк!
Бөтендөнья наркомания һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәшү көне кысаларында Комсомолец поселогындагы "Ромашка", Шилнәбаш авылындагы "Забава" сәламәтләндерү лагерьларында махсус чара узды. Аны районның "Шәфкатъ" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, психолог Алия Вәлиева, социаль хезмәт күрсәтү белгече Светлана Петрова үткәрделәр. Чарада 7-10 яшьләрдәге 35 бала катнашты. Алар зур кызыксыну...
-
Комиссия утырышы үтте
Наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышында 2011 елга нәтиҗә ясалды, мәктәп яшендәге балаларны наркотик һәм психотроп матдәләр кулланудан саклауда профилактика чаралары буенча фикер алышынды.