Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мунчага җылынырга кергән булган

Дүшәмбе көнне бакчачылык ширкәтләрендә ике янгын тәеркәлде. Көндез «Ивушка»да бакча йорты, мунча, сарай һәм хуҗалык кирәк-яраклары блогы тулысынча янып бетә.

Ут чыгуның сәбәбе әлегә билгеле түгел, тикшерүчеләр ут төртү булырга мөмкин дип тә фаразлыйлар. Төнге сәгать 2дә исә бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Шилнә» бакчачылык ширкәтеннән хәбәр килә. Биредә мунча янудан калган күмерләр эченнән 41 яшьлек ир-атның – хуҗабикәнең улының гәүдәсен табып алалар. Янгын мунчаның төзек булмаган миченнән чыккан дип фаразлана. Бакча йортында салкын булгач, мәрхүм ир-ат кунарга мунчага кергән һәм мичкә яккан булган, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын Тукай районы