Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенникларга – җиде миллион сум

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 168 хәбәр кергән. Бу алдагы атнага караганда 19,6 процентка кимрәк. Оператив хәлгә Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Руслан Гардеев нәтиҗә ясады. 

Бу атна мошенниклык очракларының күп булуы белән аерылып торган. Сату-алу сайтында кәрәзле телефон сату турында ялган игълан бирүче кеше Бәткедән 42 яшьлек хатын-кызның 32 мең сумга якын акчасын үзенеке иткән. Пассажирлар йөртү хезмәте күрсәтү сайты аша исә Комсомолецта яшәүче 33 яшьлек хатын-кызның 9 мең сумнан артык акчасын урлаганнар. Торнаташтан 53 яшьлек ир-ат та сайт аша сыерын сатмакчы булган – ул 4500 сум акчасын югалткан. Ә бер оешма исә «АТИ.СУ» сайты аша йөк күчермәкче булып, 7 млн сумлык милегеннән колак каккан. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Кызганычка каршы, әлегә берсе дә ачылмаган. 
Бәтке авылында бер участоктан металл бочка урлап чыкканнар. Карак хуҗага 25 мең сумлык зыян китергән. Җинаятьче табылган. 
Таулар авылында берәү дүрт чит ил гражданын законсыз рәвештә теркәгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев