Мәләкәстә агач утыртачаклар һәм зиратларны чистартачаклар
Санитар чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында Мәләкәс авыл җирлегендә иртәгә, 23 апрельдә, агачлар утырту планлаштырыла. 400 төпкә якын груша һәм имән үсентесен биш авылга - Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинино һәм Куаклы урамнарына бүлү ниятләнә. Акцияне авыл яшьләре оештыра. Шулай ук экологик тәрбия бирү максатыннан, активистлар чарага Мәләкәс балалар...
Санитар чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында Мәләкәс авыл җирлегендә иртәгә, 23 апрельдә, агачлар утырту планлаштырыла. 400 төпкә якын груша һәм имән үсентесен биш авылга - Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинино һәм Куаклы урамнарына бүлү ниятләнә. Акцияне авыл яшьләре оештыра. Шулай ук экологик тәрбия бирү максатыннан, активистлар чарага Мәләкәс балалар бакчасыннан һәм шәһәрдән чыгарылыш төркеме балаларын чакырырга уйлыйлар.
Шимбә-якшәмбе көнне, 23-24 апрельдә, җирлеккә кергән авылларда зират өмәләре дә үтәчәк. Җирлек башлыгы авылда яшәүче һәм читтә гомер итүче авылдашларының өмәләрдә актив катнашуын сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев