Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәптә ремонт барган чорда укучылар мәдәният йорты бинасында белем ала

1 сентябрь көнне, районның башка мәктәпләреннән кала, Иштирәк авылы мәктәбе укучылар өчен үз ишекләрен ача алмады. Сәбәбе – бүгенге көндә биредә капиталь ремонт эшләре бара. Күләмле төзекләндерү эшләре иганәче ярдәме белән үткәрелә. Ремонтка «Татнефть» компаниясе тарафыннан 39 миллион сум акча бирелгән. Мәктәп бинасында ремонт барган чорда укытучылар составын һәм укучыларны вакытлыча мәдәният йорты бинасында урнаштырдылар.

Шушы көннәрдә без үзебез Иштирәк авылы мәдәният йортында булып, укыту шартлары белән якыннан танышып кайттык. Мәдәният йорты бусагасында безне мәктәп директоры урынбасары Венера Хәйретдинова каршы алды.
– Мәктәп бинасы 1984 елда төзелгән. Әлеге көнгә кадәр бинада косметик ремонттан кала башка бер төзекләндерү эшләре дә үткәрелмәгән. Түбәдән су үтте, шунлыктан түшәмнәр кызганыч хәлдә, бина нык таушалган иде. Җиһазлар да яңартылмаган, ике дистә ел дәверендә шактый искергән иде, – дип сөйләде Венера Навасовна.
Мәктәптә беренчедән башлап тугызынчы сыйныфка кадәр барлыгы 29 бала бар. Алар – шушы авылда туып-үскән, авылда урнашкан оешмаларда хезмәт куючыларның балалары. Иштирәк шәһәр яны авылы булганга күрә, бирегә килеп төпләнгән гаиләләр балаларын, нигездә, шәһәргә йөртәләр.
Балаларга белем бирү процессын туктатмас өчен, 29 баланы мәдәният йортында урнаштырганнар. Венера Хәйретдинова сүзләренчә, тугыз сыйныфка да бүлмәләр, һәр дәрес өчен аерым кабинетлар бирелгән. Төрле сыйныф укучылары бер-берсе белән кисешми, ике дәрес бер кабинетта үткәрелми. Балаларның уңайлыгы өчен икенче катта бәдрәф бар, беренче катта чишенү бүлмәсе булдырылган. Укучыларны ашатуга килгәндә, актлар залында зур өстәл куелган, 29 укучы да анда сыя. Кайнар ашларны балалар бакчасында пешереп, бирегә алып киләләр. Укыту өчен вакытлыча шартлар тудырылган.
– Мәктәп бинасыннан мәдәният йортына күчүебезне җиңел кабул иттек. Биредә нәрсәдер ким, ниндидер авырлык, кысынкылык бар дип әйтә алмыйм. Шулай ук белем алабыз, шулай ук тәнәфесләрдә ял итәбез, – дип белдерде укучы Айзилә Зәйнетдинова.
– Укучылар, укытучылар, әти-әниләр әлеге хәлгә аңлап карыйлар, барысы да вакытлыча кыенлыкларга түзәргә әзер. Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә якты йөз белән каршы алдылар. Яңа мәктәпне барыбыз да көтәбез, безнең өчен бу ремонт зур шатлык, – дип сөйләде мәктәп директоры Ләйлә Зайцева.
Район «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгәрәев аңлатканча, ремонттан соң мәктәп бинасы күпфункцияле үзәккә әйләнәчәк. Биредә аскы катта (цоколь) фельдшер-акушерлык пункты, аның икенче өлешендә ашханә булачак. Беренче катта сабыйлар өчен балалар бакчасы урнаштырылачак. Икенче катта инде тулысы белән мәктәп урнашачак. Объект 30 октябрьдә куллануга тапшырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев