Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем!

Сезне мөбарәк Рамазан аена ирешүегез белән тәбрик итәм. Аллаһы Раббуль Гыйззә хәерле гамәлләр кылып, шушы айны имин үткәрүләребезне насыйп әйләсә иде.

Рамазан ае – төннәрне йокламыйча уяу торып, гыйбадәтләр кылып үткәрә торган айдыр. Пәйгамбәребез с.г.с. үзенең бер хәдисендә әйтте: «Кемнең Рамазан аенда уяу торуы ышаныч һәм өмет белән булды исә, аның элеккеге гөнаһлары ярлыканды», – диде. Һәрбер мөэмин бәндә шушыңа ирешергә һәм бу рәхмәтле көннәрне бушка үткәрмәскә тиеш. Бигрәк тә кадер кичәсе көнен.
Аллаһы уразаны үзенеке итте һәм әҗерен дә үзе бирердер, иншә Аллаһ. Рамазан аеннан гөнаһларыбыз гафу ителгән килеш чыгып, Аллаһының рахмәтенә ирешүләребез, дөньялыкта хак адәмнәрчә яшәп, ахирәттә җәннәтләргә ирешергә насыйп булса иде.
Әмин яә Раббиль Галәмин!

Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев