Мәләкәс авылында Ильин көнен билгеләп үттеләр
«Питрау» фольклор коллективы бу көнне табигать кочагына чыкты. Керәшен карендәшләребез анда ңырлар җырладылар, шифалы үләннәр җыйдылар, Илҗен көне бәйрәме турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Бу көннең кайдан килеп чыкканы турында өлкәннәрнең хикәятен тыңладылар.
Ильин көнендә шулай ук яңа уңыштан икмәк пешерү йоласы бар. Мондый икмәк белән фольклор коллективны Александр Ванифатов һәм Зинаида Иванова сыйладылар, шулай ук яңа кыяр уңышы һәм яшь бәрәңге бик тәмле булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев