Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленинград сугышыннан өч кайтаваз 

Ленинград өчен барган сугышларда минем әтиемнең әтисе Бикмөхәмәт Биктимеров бер аягын өздереп кайткан.

Мин аны бик аз хәтерлим. Чөнки бабам, сугышларда алган яралардан савыга алмыйча, 1975 елны безнең арадан китеп барды. Ә Бикмөхәмәт бабамның энесе Гариф бабай сугышта югалган. Бик күп еллар буе – 2017 елның апрель аена кадәр без аның кайдалыгын да белмәдек. Авылда сугышка китеп кайтмый калган батырларыбызны барлаган вакытта гына Гариф бабай турында мәгълүматка тап булдым. Баксаң, ул 1943 елның 25 августында Ленинград өлкәсенең Киров районы Тортолово авылы яында барган сугышта һәлак булган икән. Гариф бабай өйләнмәгән дә булган. Ә менә тагын бер туганыбыз – тормыш иптәшем Әбүзәрнең бабасы Мәхүбрахман Габдрахмановның сугышка киткәндә өйдә алты баласы калган. Ни кызганыч, аңа кабаттан туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган. 1944 елның 18 февралендә Ленинград өлкәсендәге Заполие шәһәрен немецлардан азат итү өчен җиде көн буена барган каты бәрелештә һәлак булган. 
Шулай итеп, зур илебезнең кечкенә генә Сәет авылында яшәп ятучы бер гаиләсенә генә дә Ленинград сугышы өч кайтаваз булып кайткан. Ә ил буенча андый гаиләләр никадәр булган! Күпме хатыннар ирләрен соңгы сулышларына кадәр көткән, күпме балалар әтиләрен көткән һәм көтә. Шундыйларның берсе – әтиебез Таһир да 75 ел буе әтисе кайтыр дип өметләнгән.

Айсылу ГАБДРАХМАНОВА.
Сәет авылы.

Фото Айсылу Габдрахмановадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев