Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызыл балыкны ничек сайларга?

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Сый-нигъмәтләр арасында кызыл балык та урын алачак. Аны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә соң?

Кызыл итле балыклардан сөмбаш, нерка, кета кызгылт-алсу төсле була. Аксыл итле балыклар да бар. Әйтик, нельма, ала балык.

Сыйфатлы кызыл балык итендә буй-буй ак тамырлар күренеп тора. Ә буялган ит бертөсле генә була. Кызыл балык кисәген акмай ягылган ипи телеменә куеп, 10 минут тотыгыз. Әгәр май кызарса, димәк, балыкны буяганнар.

Кызыл балыктан ят ис килергә тиеш түгел. Гел иссез булуы да начар, димәк, бозыла башлаганын лимон суты һәм аш серкәсендә тотканнар, аннары чиста суда юганнар.

Балыкның күзе тонык элпә белән капланган булса, андыен алмагыз. Суытылган сөләйман балыгының саңагы — ачык кызыл, туңдырылганыныкы алсу булырга тиеш. Ак, күксел, яки яшькелт саңаклы балыкны бөтенләй сатып алмагыз!

Фото:ivona.bigmir.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев