Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләрне җылыткан бәйрәм

Шимбә көнне Мәләкәс авылында инвалидлар Сабантуе узды. Чалт аяз көнне, ел саен җәйнең иң матур вакытында үтүче әлеге бәйрәмгә быел да халык шактый килгән иде.

Сабантуе татар халкының иң матур бәйрәмнәре дип һәрвакыт әйтәбез. Ә менә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уздырылучы Сабантуе үзенә бер төскә, үзенә бер матурлыкка, ихласка ия. Бәйрәмгә килүче инвалидлар да, аларның якыннары, оештыручылар да биредә аралашып, уеннарда катнашып, күңелле ял итә белә.

– Мондый чарада минем беренче генә катнашуым. Әти белән белеп алдык та килергә, барысын да үз күзләребез белән күреп кайтырга булдык. Әлбәттә, мин ярышларда катнашырга, кул көрәшендә көчемне сынап карарга уйлыйм. Җиңүгә ирешеп буласын әлегә белмим – күз күрер, ләкин ярышта катнашуы, үз ишләрем белән аралашу үзе дә күңелле инде ул. Әле менә карап торам, бәйрәмне яхшы оештырганнар, бик күңелле, барысы да ошый, – дип кичерешләре белән уртаклашты Оргыды авылыннан егерме яшьлек Рәмис Фәрдиев.

Рәмис кебек мондый Сабантуйга беренче тапкыр килүчеләр шактый булып чыкты. Кемдер бу хакта социаль яклау хезмәткәрләре, үз авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләреннән, җирлек башлыкларыннан ишеткән. Ничек кенә булса да, халык мәйдан тирәсендә җыелып беткәч, инвалидлар Сабантуен рәсми рәвештә ачу тантанасы башланып китте. Моның өчен сүз иң элек Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закировка бирелде.

– Хәерле көннәр, хөрмәтле райондашлар, килгән кунаклар! Бүген шушы гүзәл мәйданда үзебезнең районда яшәүче, мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызны җыеп, матур итеп бәйрәм оештыру карарына килгән идек. Безнең Тукай җирлегендә яшәүче инвалидлар бик актив, хәтта аларны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип әйтергә тел дә әйләнми. Чөнки алар сәламәт кешеләрдән бер дә калышмыйча районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Сезне районыбыз башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, башкарма комитет исеменнән шушы күркәм бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Беренче чиратта сезгә сәламәтлек, туганнарыгызга, якыннарыгызга иминлек телим, матур, тыныч дөньяда яшәп, менә шулай күрешеп-аралашып яшәргә язсын, – дип сәламләде халыкны Рөстәм Илдус улы.

Аннары, сүзне район ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева алды. Ул да райондашларны, бәйрәм кунакларын Сабантуе белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Аңа бәйрәм кунаклары: «Идел-Урал» инвалидлар һәм спортчылар хәйрия фонды җитәкчесе Рәкит Әбделманов, Тукай районының имаммөхтәсибенең яшьләр, социаль оешмалар белән эшләү буенча урынбасары Рәфкать хәзрәт Гәрәев та кушылды.

Быелгы инвалидлар Сабантуе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килгәнгә, биредә озак еллар бергә яшәгән, бу көнне туй көнен бәйрәм итүче гаиләләрне дә зурладылар. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина белән бергә шундый гаилә хазинәсе булган гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу Түбән Суыксу авыл җирлегендә яшәүче, 20 елдан артык ирле-хатынлы Азат һәм Фидалия Сафиннар, Яңа Бүләк җирлегеннән килгән, 30 ел бергә гомер иткән Рәдис һәм Гөлнур Хисамовлар гаиләсе иде.

Ниһаять, Сабантуеның күркәм бизәге булган бәйрәм концерты һәм уеннар, ярышлар башланып китте. Бала-чагалар күз бәйләп уенчык кисү, капчыкта йөгерү, чүлмәк вату һәм башкасында катнашты. Олылар исә чират торып гер күтәрү, армреслинг кебек ярышларда көч сынашты.

– Гер күтәрү ярышында минем катнашкан бар иде инде. Инвалидлар өчен Чаллыда үткән Сабантуенда да катнашып, икенче урын алган идем. Анда бер кул белән генә гер күтәрергә туры килде. Биредә ике кул белән булгач, җиңелрәк инде. Әле армреслингка да керермен дип торам, – дип планнары белән уртаклашты Күзкәй авылыннан райондашыбыз Рамил Шәйхуллин.

Егет шулай ук бәйрәмне оештыручыларга, районда эшләүче социаль яклау хезмәткәрләренә дә рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук Сабан туена килгән һәркем – олысы да, кечесе дә – «Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, аның сәркатибе Роза Әбделманова җыйган чәй өстәле артында хәл алып, тәм-томнар белән сыйлана алдылар.

Шулай итеп, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен оештырылган Сабантуе да быел тагын да матур, күңелле, бүләкләргә һәм игътибарга бай булып үтте. Киләсе елда да шулай күмәкләшеп җыелырга, мул өстәлләр артында чәйләп, аралашып бәйрәм итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев