Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кулибиннар» үзебезнең районда яши

«Кулибиннар» командасының казанышлары турында, алар белән таныш булмасам да, еш ишетергә туры килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев тарафыннан да мактау сүзләре килеп иреште. Шәхсән алар белән Новотроицкое авыл җирлеге территориясендәге орлык заводына баргач таныштык. Менә алар, «мәңгелек двигатель» төзергә хыялланучы романтиклар – Илгизәр Габдрахманов, Рафаэль Шакиров, Динар Гыйльфанов. Алар өчесе дә орлык заводында эшли. Аларның күмәк тырышлыгы белән завод өчен бик мөһим булган техникалар камилләштерелә.

Илгизәр Габдрахманов үзе тумышы белән Сарман районының Яңа Саклаубаш авылыннан. Яшь чагында ук май заводыннан юллама белән укырга Ставрополь өлкәсенә җибәрелә. Биредә ул сөт саву аппаратларының төзелеше, төрле детальләре белән якыннан таныша. Озак еллар «Мәгариф» колхозында эшләү дә эзсез калмый, биредә ул шулай ук сүтеп-җыю серләренә төшенә. Уйлап чыгаруга хирыслыгы, техника тирәсенә тартылуы көннән-көн арта. Динар Гыйльфанов исә Мусабай Завод авылы егете, белгечлеге буенча эретеп-ябыштыручы-калайчы. Оста эретеп ябыштыручы – алтынга тиң, диләр. Әлеге сүзләр нәкъ Динар турында. Ә Рафаэль Шакиров Саба районы Тимершык авылыннан. Ул 1974 елдан КАМАЗ машинасын йөрткән кеше. Белгечлеге буенча шофер булуга карамастан, уйлап чыгару эшендә ул алыштыргысыз оста, киңәшче.
– Дөресен генә әйткәндә, хәзер ясап чыгарылган машиналар безне канәгатьләндерми. Я нәрсәседер череп төшеп кала, я күгәреп чыга. Шуның бер детален алмаштырсаң да, машина яңача эшли башлый бит. Без иң башта җайланманы сүтәбез, ревизия ясыйбыз, четерекле урыннарын билгелибез. Үзара киңәшләшкәч, һәр җайланмага 10-15 тәкъдим табыла, – дип сөйли Илгизәр Габдрахманов.
– Алар беренчел эшкәртү, калибрлау, агулау машиналарына яңалык кертәләр, камилләштерәләр. Егетләр үзләренең инженерлык фикерләрен тәкъдим итеп кенә калмыйлар, үз куллары белән шул җайланмаларны рамасына кадәр сүтеп, киредән җыеп, тәкъдимнәрен үзләре үк тормышка ашыралар. Алар уйлап чыгарып, куллануга керткән җайланмаларның тузуы кими, еш ватылып та тормыйлар, – ди орлык заводы директоры Айбулат Якупов.
– Җитәкчебез үзе дә безнең үтенечне игътибарсыз калдырмый, нинди кирәк-ярак сорыйбыз, барысын да алып кайта, – ди «Кулибиннар» командасы.
– Әлеге команданың бригадиры дип мин Илгизәр абыйны әйтер идем. Илгизәр абый киң эрудицияле кеше. Ул төрле темага әңгәмә кора ала, орлыкчылык һәм агрономия тармагында да зур белемгә ия. Динар белән Рафаэль да бар яктан да булган эшчеләр. Командада һәрберсе үзенә күрә кирәкле, алыштыргысыз. Алар бер-берсен тулыландырып торалар, – дип үз фикерен әйтә алар турында Айбулат Якупов. 
Хәер, гомер буена нидер уйлап чыгарырга гадәтләнгән кешеләр башкача яши дә алмый торгандыр. Күңелгә якын шөгыль җанга тынычлык һәм яшәү дәрте дә бирә бит. Ә инде яңача эшләүче җайланмалар файда да китерсә, икеләтә рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев