Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поледа яшәүче коллекционер – 12 ретроавтомобиль хужасы 

25 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә ретро-автомобильләр һәм мотоцикллар күргәзмәсе узды. Монда ГАЗ-21 Волга, ГАЗ-М20 Победа, ГАЗ-51, ГАЗ-67, Москвич-423, Москвич-407, ЗАЗ-966, М-72, К-750, ИЖ-350 мотоцикллары, мотороллерлар тәкъдим ителгән иде. Әлеге күргәзмәдә районның Круглое Поле поселогы коллекционеры, Россия автолегендалары хуҗасы Радик Ситдыйков та катнашты.

Бүгенге көндә 12 ретро-автомобиль хужасы Радик Ситдыйков тарихи машиналар белән 2016 елдан мавыга башлаган. 
– Мондый автомобильләр яшьләрдә, балаларда, шулай ук өлкән буын вәкилләрендә дә зур кызыксыну уята. Машиналар белән мавыгуымның төп сәбәпчесе – балачакта әтием утыртып йөрткән ГАЗ-69 автомобиле. Мондый ретро-машинаны миңа дустым Илнур бирде, – ди Радик Фәритович.
Коллекциясендәге икенче шундый автомобильне исә ул чүплектән табып ала. Аны берничә машинаның запас частьләрен кушып җыя.
– Төзәтү һәм ремонтлау эшләренә барысы 350 мең сум акча китте, – ди коллекционер. Әлеге машина белән Ситдыйковлар гаиләсе быел Актаныш районының Ак Куян авыл Сабан туена да кайтып килгән. 
– Шулай ук аның Круглое Поле урамнарында йөргәнен дә еш күреп була, – диләр күршеләре.
1953 елгы Москвич-401 машинасын ул Казаннан сатып алып кайткан. 
– Көн саен карый торгач, машинаны ремонтлап чыга алдым, үзем жыйдым, ә дус егетләр буядылар, – дип, бүген өр-яңа кебек күренгән Москвичка күрсәтә Радик Фәритович. Чыннан да, әлеге ретро-автомобиль бик матур килеп чыккан: ул яшькелт-зәңгәр төскә буялган, шомартылган, ялтыравык хром детальләр һәм яңа молдинглар белән заманчалаштырылган.
Раритетлар арасында иң аз – 10 мең километр тирәсе юл үткәне – «Москвич-407». 
– Машинаны ничек сатып алдым, шул килеш, бер дә кул тидермәдем. Барысы да үзенеке, хәтта радиосы да эшли әле, – дип чираттагы автомобиле турында сөйли Радик Ситдыйков. Машинаның салонында утыргыч тышлыгының 3 сум да 68 тиен дип язылган этикеткасы да сакланган.
– Бу машинаны Мәскәүдән 60 мең сумга сатып алдым. Аның әле салонын рәткә китерәсе, хромлыйсы бар, – дип, Победа М-20 автомобиле турында сөйләүгә күчә Радик Фәритович. 
Бер генә хуҗасы булган, 1973 елгы ВАЗ 2101, ягъни «копейка» машинасын коллекционер 20 мең сумга Сарапулдан 200 километрны үтеп алып кайткан. Бу араны бер дә сүнмичә, ватылмыйча узган әлеге автомобиль. Ә менә 8 сәгать буена 360 километрны үтеп, Чиләбе өлкәсенең Аша шәһәреннән алып кайткан ретро-машинасы – ЗИЛ-157. Бу машина хәрби частьта кулланылган, аннары ул күп еллар урманчылыкта хезмәт иткән. 
Радик Ситдыйковның коллекциясендә сирәк экземпляр булган машиналар да аз түгел. Шуларның берсе – Москвич-423. Ә 1963 елгы ГАЗ-63 автомобиле озак вакыт Зәй шәһәре дәваханәсендә эшләгән.
Бүгенге көндә Радик Ситдыйков Кемероводан алып кайткан 1949 елгы ГАЗ-67 кузовын ремонтлау өстендә эшли. Машинаның кузовын Дмитровградтан, ә тәрәзә рамнарын Кемероводан сатып алган.
– Двигателен һәм тизлек күчерү тартмасын Яр Чаллыда ясатырга планлаштырам, – ди коллекционер. Дүрт ишекле ГАЗ-69А машинасын исә ул заманча итеп ремонтлап ярышка әзерләргә хыяллана.
Радик Ситдыйков машиналарны Россиянең төрле шәһәрләреннән, авылларыннан эзләп, коллекциясен тулыландырып тора. Запас частьларны да һәрчак эзләүдә ул. 
– Машиналарны сатып алганнан соң алып кайтуы авыр түгел, иң кыены – аны ЮХИДИдә теркәү. Техника иске бит, номерлары тутыккан, – ди коллекционер. Шулай ук якын-тирәдә машиналарны хромлый торган сервислар да юк икән.
Раритет автомобильләр хужасының дүрт яшьлек улы Айнур да әтисе кебек үк кечкенә «коллекционер». Һәрчак әтисе янында ачкыч тотып машина «ремонтлый» икән. «Әти, әйдә, бүген бакчага яңа машина белән түгел, ә искесендә барыйк», – дип әйтә икән ул.
Ретро-автомобильләр белән мавыгудан тыш, Радик Ситдыйков поселокта яшәү шартларын яхшырту өчен кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Алга таба ул йорты каршындагы буш җир участогында шушы урам балалары өчен уен мәйданчыгы төзү хыялы белән янып йөри. Үз акчасына төзекләндерү эшләрен башкарырга һәм уен җайланмаларын сатып алырга да әзер ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев