Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күршесе нинди бит?!

Бер-берләрен яратышмый торган яшелчәләр бар.

Яшелчә уңышы күп факторларга бәйле. Орлыкның сыйфаты, ашлама кертү-кертмәү, утырту сроклары, температура режимы, су сибү һәм тагын бик күп сәбәпләре бар аның.

Бу юлы исә без бөтенләй башка сәбәп турында мәгълүмат бирербез. Кайбер бакчачылар аның турында бөтенләй диярлек уйламый, ә юкка. Бакча уңышы күршең нинди булуга да бәйле. Галимнәр моны төрле яшелчәләрнең төрле химик матдәләр бүлеп чыгаруы белән бәйләп аңлата. Шулай ук уртак авырулар белән авырырга да мөмкиннәр. Әлеге матдәләр аркасында күршесендәге яшелчә авырып китәргә яки уңышны азрак бирергә мөмкин.

Бер-берләрен яратышмый торган яшелчәләр

борчак белән суган, сарымсак
бәрәңге белән помидор, болгар борычы
бәрәңге белән баклажан
помидор белән баклажан, болгар борычы
болгар борычы белән фасоль
чөгендер белән кишер
борчак белән кыяр, кавын, ташкабак, карбыз
фасоль белән кыяр, кавын, ташкабак, карбыз
сарымсак белән чөгендер
болгар борычы белән кыяр, кавын, ташкабак, карбыз
кишер белән укроп
кишер белән петрушка
кәбестә белән виноград
яфраклы горчица белән чөгендер
яфраклы горчица белән фасоль

Бер-берләренә зыян салмый торган яшелчәләр

кишер белән борчак
борчак белән шалкан
борчак белән кыяр
борчак белән петрушка
борчак белән кольраби
кишер белән борчак
кишер белән суган
виноград белән базилик
виноград белән борчак
виноград белән фасоль
кәбестә белән укроп
яфраклы горчица белән төсле кәбестә
яфраклы горчица белән суган
чөгендер белән бәрәңге
кыяр белән чөгендер

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев