Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше районда гарасат китергән зыян миллионнар белән исәпләнә

6 август көндез көтмәгәндә чыккан көчле җил, дөньяны караңгылыкка күмгән болытлар Актанышта коточкыч нәтиҗәләр китереп чыгарган.

Ярты сәгать чамасы гына дулаган давыл шәхси секторларга шактый зыян салган, электр линияләрен яраксыз хәлгә китергән. Иң зур казаны "Таң" хуҗалыгының ындыр табагы күргән. Мизгел эчендә икмәк саклана торган ике амбарның түбәсен алып ташлаган.

Торнадо булды бугай ул бөтенләй. Әйләнеп-әйләнеп торды бит, - дип искә ала бу вакыйганы хуҗалык хезмәткәре, - ярый төшке аш вакыты иде. Шуңа күрә кеше корбаннары юк. Юкса, бер амбар эчендә кайткан икмәкне эшкәртеп торучылар бар иде. 

Калай профнастилдан эшләнгән түбәнең бер ягы, торба, ныгытмалары белән бергә, байтак ара очып барып, икенче корылма өстенә барып төшкән. Икенче як түбәне исә торнадо әйләндереп җиргә салып куйган. Көзге чәчүгә әзерләнгән бөртекләр дә зыян күргән. Быелгы икмәкне, гомумән, су эченнән алып, башка корылмага күчергәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев