Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәме белән!

Кадерле райондашлар, хөрмәтле мөэмин-мөселманнар! Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. 

Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне олы Корбан бәйрәме җитүен белдереп районыбыз авылларында тантаналы азан тавышлары яңгырый, бәйрәм намазлары укыла. Районыбызда төрле милләт кешеләренең үзара тату, бердәм яшәүләре үзе бер горурлык. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын. Районыбыз мөселманнары, башка дин вәкилләре белән бергәләп, рухи-әхлакый мирасыбызны баетуда, социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә дә актив катнашалар. Мондый нәтиҗәле эшчәнлек җәмгыятебезнең әхлакый яңарышына ярдәм итәр дип ышанам.
Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, мәрхәмәт һәм бәрәкәт, шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Уйларыбыз, фикерләребез һәм гамәлләребез изгелектә генә булып, киләчәк Корбан бәйрәмнәрен дә исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп булса иде! Барыбызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим. 

Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев