Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәме белән!

Барлык мөселманнар өчен дә олугъ бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә дә җиттек. Шушы көнгә ирешүебез белән районыбызның һәрбер мөэмин-мөселманын котлыйм. Белгәнебезчә, мөселман кешесе һәркемгә хәерхаһлы булырга, һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген теләргә тиеш.

Әлеге бәйрәм нәкъ менә шул кешелеклелек кануннарын – үзебез турында гына түгел, җәмгыятебез тарафыннан кыерсытылган, кимсетелгән кешеләрне, туганнарыбызны, якыннарыбызны да искә алу өчен бер форсат.
Корбан гаете янәдән иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакъландырырга, начар уйлардан, явызлыктан арынырга сәбәпче булып тора. Шуңа да мөселманнар әлеге олуг бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. 
Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкап, укыган намазларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, хаҗларыбызны, догаларыбызны һәм дә чалган корбаннарыбызны кабул итсә иде. Корбан бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!
Уйларыбыз, фикерләребез һәм гамәлләребез изгелектә генә булып, киләчәк Корбан бәйрәмнәрен дә исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп булса иде!

Районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хазрәт Харрасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев