Конституция – бала күзлегеннән
Тормышта шактый еш кабатлана торган Конституция сүзе hәр балага таныш. Мәгънәсенә төшенмәсәләр дә, үзләренчә аңлатырга тырышу, кызыксыну күпләренә хас.
Республиканың hәм Россия Федерациясенең Конституциясе турында балаларның белемнәрен киңәйтү, аларда хокукка хөрмәт тәрбияләү, шулай ук иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, октябрь аенда «Конституция – балалар күзлегеннән»дигән конкурс игълан ителде. Аны оештыручы – Республиканың Конституция суды. Бәйгегә әзерләнгән видеоязмада мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларның бик кызыклы аңлатмалары, сабыйларга гына хас эчкерсез фикерләре яңгырады.
7 декабрь көнне Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 25 ел булды. Әлеге бәйрәм уңаеннан, РФ Пенсия фондының Татарстан бүлегендә конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү узды. Тукай районыннан «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Алар ТР Конституция судының махсус призына лаек булды. Шулай ук конкурста катнашучыларга мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды.
Эльвира Нуртдинова,
Мусабай Завод авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев