Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолецта яңа төзелгән йорт янды

Ел башыннан районда 53 янгын очрагы теркәлде. Шуларның 5есе май аена туры килә. Янгыннарның иң күбе Кече Шилнәдә (3), Иске Җирекледә (3) булды. Теләнче Тамак, Калмия, Шилнәбаш, «Татарстан» совхозы поселогы, Борды, Мусабай Завод, Мәләкәс, Иштирәк, Югары Суыксу, Биклән, Яңа поселогы, Керәшен Маҗыны, Яңа Мусабай, Боерган авылларында берәр очрак теркәлде. 

Ялларның соңгы көнендә, 5 майда, Комсомолец поселогында яңа төзелгән йорт янды. Хуҗаның әйтүенчә, йортка керер өчен атна-ун көнлек кенә эш калган булган. Янгын чыккан көнне төзүче-малярлар эшләрен тәмамлап кайтып киткәннәр, йортта беркем дә булмаган. Күршеләр башта өйалды тәрәзәсе шартлап ярылган тавышны ишетә, аннары төтен торбасыннан төтен чыкканын күреп алалар. Алар шунда ук янгын сүндерү хезмәтенә шалтыраталар. Кызганычка, төзелеш өчен миллионнар кереп киткән йортны коткарып калып булмый. Хуҗаның әйтүенчә, иминиятләштерү срогы да биш көн элек кенә чыккан булган. Бүген янгынның сәбәпләре ачыклана. 

Илнар МИФТАХОВ, 
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы. 

Фото Илнар Мифтаховтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев