Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Компьютер һәм сәламәтлек

Компьютерда озак эшләүче кешеләргә һәр ярты сәгать саен 5-10 минут ял итәргә, күзгә гимнастика ясап алырга киңәш ителә.

Эштән туктаган арада тәрәзәгә карап, андагы әйберләрне күзәтү дә файдалы. Бу вакытта күзнең мускуллары ял итә. Компьютерда үзегезгә уңайлы шрифт кулланыгыз.

Компьютерда эшләгәндә, ультрашәмәхә нурларны үткәрми торган махсус күзлек киеп эшләсәң яхшы. Алар сурәтне дә ачыграк күрсәтә, күзләр дә азрак арый.

Авыруны кисәтү өчен бүлмәне ешрак җилләтергә, дымлы һава булдырырга, компьютер янына гөл куярга кирәк. Көнгә 8-10 стакан су эчү, күз гигиенасын саклау, күзләрне иртән җылымса су белән юу да уңай нәтиҗә бирә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев