Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Компенсация алмакчы булган

Район Эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада районда тагын бер мошенниклык очрагы теркәлгән. Җинаятьче сыйфатсыз дарулар өчен компенсация түлим дип, Кече Шилнәдә яшәүче 51 яшьлек хатын-кызның банк картасыннан акчаларын урлаган. Зыян күрүче алдакчыга карта номерын үзе әйтеп яздырган. 

Үтерү белән янауның ике очрагы теркәлгән. Икесе дә бакчачылык ширкәтләрендә. Дачага ял итәргә килүчеләр күршеләре белән мөнәсәбәтләрен ачыклаганнар. 
Дүрт урлау очрагы теркәлгән. Круглое Поледа яшәүче 37 яшьлек ир-ат әтисенең телефонын алып чыгып киткән. Минзәләдә яшәүче 38 яшьлек ир-ат Оргыды авылы янындагы буадан 22 металл торба урлаган. Шулай ук «Силикатчик» бакчачылык ширкәтеннән һәм «Наша поляна» ял базасыннан милек урлау очраклары теркәлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев