Кнәздә төсле кәгазьдән кызыл лаләләр ясап, аларны әфганчыларның якыннарына бүләк иттеләр
Кнәз авыл җирлегендә шулай ук Совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгару көненә багышланган патриотик акцияләр узды. «Кызыл лалә» дип исемләнгәне кысаларында хәрби хәрәкәтләрдә вафат булганнар һәйкәле янында митинг уздырылды. Чарада Кнәз авыл җирлеге халкы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәктәп укучылары, вафат булган солдатларның әти-әниләре, дуслары, сыйныфташлары катнашты. Рәхмәт сүзләре белән район ветераннар...
Соңыннан мәктәп укучылары Әфган сугышында һәлак булганнарның әти-әниләренә кызыл лаләләр бүләк иттеләр. Кире әйләнеп кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, күккә кызыл шарлар очырдылар. «Родина» патриотик клубы әгъзалары төсле кәгазьдән кызыл лаләләр ясап, шуларны һәйкәл янына куйдылар. Митинг һәйкәл янына венок-чәчәкләр кую белән тәмамланды. Аннары исә митингта катнашучылар «Патриот» музеена керделәр, андагы яңа экспонатлар белән таныштылар.
Моннан тыш Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә Әфган җирләрендә һәлак булган солдатларның гаиләләренә дә бардылар. Владимир Вороновның әнисе Анастасия Воронованың хәл-әхвәлләрен сораштылар, Җиһангир Сабитовның тормыш иптәше Гафия Сабитовага, Флүр Фәйзуллиның улы Эдуард Фәйзуллин йортына да керделәр. Мәдәният хезмәткәрләре аларга рәхмәт сүзләре әйттеләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп укучылары исә үз куллары белән ясаган кызыл лаләләр бүләк иттеләр, дип язды Кнәздән Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев