«Тормыш матур!» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Кнәз мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары өчен «Минем киләчәгем үз кулымда» дип аталган психологик тренинг үткәрделәр. Анда 16 бала катнашты. Чара балигъ булмаганнарда тормышка позитив караш тәрбияләү максатыннан оештырылды. Тренинг барышында үз-үзеңә ышаныч дәрәҗәсен һәм җаваплылыкны күтәрү, холкыңның көчле...
«Тормыш матур!» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Кнәз мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары өчен «Минем киләчәгем үз кулымда» дип аталган психологик тренинг үткәрделәр. Анда 16 бала катнашты. Чара балигъ булмаганнарда тормышка позитив караш тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Тренинг барышында үз-үзеңә ышаныч дәрәҗәсен һәм җаваплылыкны күтәрү, холкыңның көчле якларын белү һәм шәхес тәрбияләүдәге башка сыйфатлар буенча практик күнегүләр үткәрелде.
Нет комментариев