Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кирәкле бүләк

Яңа ел алдыннан һәркем бүләк көтә. Безнең «Миләшкәй» балалар бакчасында эшләүчеләрнең дә бу арада куанычлары эчләренә сыймый. «Наиком» бензин салу станциясе челтәре җитәкчесе Наил Хөббәтуллин бакчабызга өч метрлы зур чыршы, Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнары бүләк итте.

Безнең өчен иң кирәкле атрибутлар алар. Хәзер сабыйлар иркенләп Яңа ел кунаклары белән аралашачак. Аларның һәркайсы Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәтергә әзерләнә. Кемдер шигырь сөйләячәк, кемдер җырлый, кемдер бии. Белеп торалар – кунакның серле капчыгында тәмле күчтәнәчләр дә күп булачак. 
Бакча җитәкчелеге һәм ата-аналар юмарт спонсорга рәхмәт әйтә.

Альфира Сәләхова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев