Яңалыклар

Кил чыршы бәйрәменә

Яхшы укыган, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган мәктәп укучылары Тукай районы башлыгының чыршы бәйрәмендә катнашачак.

Бәйрәм 24 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда уздырыла, анда барлыгы 100 бала чакырыла. Алар өчен мәдәният сараеның фойесында Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында уеннар оештырыла. Аннары балалар дельфинарийга барып су тамашасы карый алачак. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев