Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзрәт зина турында: кыз авырга узгач укыткан никах дөрес буламы?

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Зинаның нинди төрләре бар? Зина кылгач тәүбә китерүнең тәртипләре нинди? Исламда зина белән бәйле барлык сорауларга Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар хәзрәт Хәмидуллин җавап бирде.  

- Әссәләмүгаләйкем, Илдар хәзрәт. Бүгенге көнкүрешебездә кыз авырга узгач никах укытучылар күп. Андый никах дөрес буламы? Бу никахта туган бала зинадан туган булып саналамы?
  -Кыз авырга узгач укыткан никах дөрес була. Ләкин никах укытыр алдыннан зина кылган егеткә дә, кызга да, бу гамәлләре өчен кичерүне сорап, тәүбә кыларга кирәк. Бу урында никах укытканнан соң аларга җенси тормыш белән яшәргә ярыймы дигән сорау да килеп басар. Әгәр дә бу кызның ире шушы алдан зина кылган егете булса, никахтан соң җенси мөнәсәбәтләргә керү рөхсәт ителә. Әмма хатын-кыз авырлы килеш башка ир-атка да тормышка чыгарга мөмкин бит әле. Бу очракта хатын-кызның баласы туганнан соң гына ире белән якынлык кыларга хакы бар.

             Ә бала, никах укытылгач туса да, зинадан туган бала булып санала. 

-Зинадан туган кешенең нинди гаебе бар? Никахсыз килеш яралган бала киләчәктә нинди газапларга дучар була? Аны төзәтү өчен нишләргә?
-Бу сорауны Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең хәләл җефете Гайшәгә дә бирделәр. Зинадан туган баланың гөнаһлары турында сорагач, ул: «Зинадан туган бала ата-анасының кылган гөнаһлары өчен җаваплы түгел», — дип әйтте. «Әнгам» сүрәсенең 164 аятендә дә: «Бер кеше дә икенче кешенең гөнаһы өчен җаваплы түгел», — дип атап әйтелә. Димәк, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә каршында әлеге баланың гаебе юк. Бала андый никахтан туса да, соңыннан изгелекләр кылып, дөрес итеп яшәсә, ул бернинди газапларга да дучар булмаячак. Әгәр дә инде ата-анасының гамәлләрен кабатласа, Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булыр. Ләкин зина баласы булган өчен генә Аллаһы Тәгалә каршында аның дәрәҗәсе кимемәс.

-«Фәкыйрьлектән, баланы ашата алмабыз» дип куркып, аборт ясату яки ясатмау турында сорауны ничек хәл итәргә? 
 -Бу мәсьәлә пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам вакытында да бар иде. Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр кайбер гарәпләрнең дә, ачлыктан куркып, балаларын төшертүләре билгеле.
«Әнгам» сүрәсенең 151 аятендә Аллаһы Тәгаләбез: «Ач булудан яки үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез, чөнки аларны да, сезне дә без ризыкландырабыз», — дип әйтә. Безгә, бөтен кешелеккә ризык бирүче бер Аллаһы Тәгалә. Кешенең баласын туендыра алмам дип борчылып абортлар ясатуы зур гөнаһ булып санала, бу тыела. Чөнки кеше үзенең дә ризыгын тэмин итә алмый, аны бирүче Аллаһы Тәгалә. Без үзебез дә иртәгә нәрсә булачагын белмибез. Шуңа күрә туйдыра алмауны сәбәп итеп баланы төшертү зур хәрам булып санала. Шушы ук аятьтә Аллаһы Тәгалә тыелган әйберләрне зекер итте. Алар арасында кеше үтерү бар. Ә кеше үтерүгә ана карынында булган сабыйны үтерү дә керә. Моның гөнаһы бик зур. Бу турыда Аллаһы Тәгаләбез «Ниса» сүрәсенең 93 аятендә: «Кем дә кем белә торып мөэминне үтерсә, аның җәзасы мәңгелек җәһәннәм, Аллаһы Тәгалә аңа ачуланды, ләгънәт кылды һәм зур газап әзерләде», — дип әйтә.

Бала үз ризыгы белән туа дигән сүз дә шуннан чыккандыр. 

- Һәрбер туган баланың тәкъдире, ашаячак ризыгы, бу фани дөньяда бәхетле яки бәхетсез булачагы Аллаһы Тәгаләбез тарафыннан алдан язып куелган була. Кеше, үзенең билгеләнгән ризыгын ашап бетермичә, мәңгелек тормышка күчмәс.
         -Җенси якынлык кылу өчен генә вакытлыча никах укытып торган парлар турында ишеткән бар.

-Кыз да, егет тә никахның вакытлыча икәнлеген белгән очракта никах дөрес булып саналмый. Гали исемле сәхабә исеменнән мондый сүзләр риваять ителә. Ул әйтте: «Рәсүлебез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәллам вакытлыча никахтан тыйды», — диде. Кешеләр моның хөкемен белә торып та шулай эшләсәләр, дин буенча зина кылучы булып саналалар. 
     Гаилә никахтан башлана һәм ул иң изге гамәлләрнең берсе булып тора. Никахның максаты — гаилә төзеп, мәңгелек тормышка күчкәнче бергә булу, матур итеп балалар үстерү, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләү. Шуңа күрә ир-ат белән хатын-кызның җенси ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү өчен генә укытылган никахы дөрес булып саналмый, ул кабул булмый.
Белгән килеш андый никахны укыту тыела.

 «Зинага якын да килмәгез» дигән сүзләрне ничек аңларга? 

Аллаһы Тәгалә «Әл-Исра» сүрәсенең 32 аятендә: «Зинага якын да килмәгез, дөреслектә ул пычрак, яман һәм бик кабахәт эш», — дип әйтә. Яки Аллаһы Тәгаләбез кешеләргә «зина кылмагыз» гына дими, «аңа якын да килмәгез», — дип яза. Ислам галимнәре фикеренчә, бу сүзләр «зина кылмагыз» дип әйтүгә караганда күпкә көчлерәк яңгырый, аның нинди зур гөнаһ икәнлеген әйтеп бирә. Аллаһы Тәгалә кешеләрне зинага якынайтучы юллардан, сәбәпләрдән ерак торырга өнди. Мәсәлән, ир белән хатын-кызның икесе генә калу яисә үзара сөйләшеп йөрүләре үк зинага этәргеч булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә шулардан ерак торырга чакыра, «якын да килмәгез» дип, аның ни дәрәҗәдә пычрак эш икәнлеген күрсәтә.

-«Йөз хатын белән зина кылуга караганда, күрше хатыны белән зина кылу куркынычрак» дигән гыйбарә ни турында? 
         -Бу турыда бер Ислам галимен язып калдырган. Бу урында «күрше хатыны белән зина кылу» дигән сүзне ире булган хатын-кыз белән зина кылу дип аңлау дөресрәк булыр. Галим кияүдәге хатын-кыз белән зина кылу кияүдә булмаган хатын-кыз белән зина кылуга караганда күпкә начаррак дигәнне әйтергә теләгән. Ни өчен? Чөнки ир кеше монда бер генә гөнаһ кылмый. Ул, беренчедән, хатын-кызны аздыра. Икенчедән, аның иренең хакына керә. Әгәр бу хатын-кыз зина кылганнан соң балага узса, аны кем исеменә теркиләр? Әлбәттә, рәсми яши торган ире исеменә. Шуның өстенә монда әле баланың да хакы бозыла дигән сүз.
     «Мөслим» җыентыгында пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең бер хәдисе риваять ителә. «Күршесе аның усаллыгыннан имин булмаган кеше җәннәткә кермәс», — ди ул анда. Иманлы кеше булу өчен күрше хакын белү һәм үтәү шарт. Ә инде күршесенең хатыны белән хыянәт итү бернинди кысаларга да сыймый. Ир-ат үзе зина кылудан тыш, әле күрше хакына да хыянәт итә дигән сүз.
      -
        -Зина кылган егет белән кызның гөнаһы ата-анасына да төшәме? 
       -Монда шулай ук бер кеше икенче кешенең гөнаһы өчен җаваплы түгел дип әйтеп булыр иде. Ләкин ата-ана һәм баланы тәрбияләү мәсьәләләре буенча Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең бер хәдисе бар. Ул «Әл-Бохари» җыентыгында китерелә. «Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы», — диде ул. Ягъни ата-анасы баласына дөрес тәрбия бирмәгән булса, аны әдәпле, әхлаклы итеп үстермәсә, нәсел дәвамчысының зина кылуы алар өстенә дә гөнаһ булыр. «Балаларга кадер-хөрмәт күрсәтегез һәм асыл тәрбия бирегез», — диде Рәсүлебез.  
     -Кайбер ата-ана кызның яки егетнең сайлаган пары белән никахсыз очрашып йөрүенә риза була. Үзләре үк улларына: «Җитешерсең әле, 25 яшең тулгач кына өйләнерсең», ә кызларына: «Кая ашыгасың, бөтен тормышың алда, нигә шулай кияүгә чыгарга ашыгасың?» дип әйтә киләләр, балаларының никахсыз очрашып йөрүләренә, зина кылуларына үзләре үк юл ачалар. 
     -Әгәр баласы ата-анасы затлы әдәп һәм тәрбия биреп тә хаталана икән, моның өчен ата-анасына гөнаһ язылмас. Ата-ана баласын тәрбияләүдә һич кимчелек күрсәтергә тиеш түгел. Кире очракта баласының ялгыш адымы өчен гөнаһ алар өстенә дә ятар. «Әй, кешеләр, үзегезне һәм гаиләләрегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, — дип әйтте «Тәхрим» сүрәсендә Аллаһы Тәгаләбез. Ул безне үзенең газапларыннан үзе кисәтте, якыннарыбызны да сакларга чакырды. Ә бу саклануның иң гади юлы — динне өйрәнү. Үзегез дә өйрәнегез, гаиләләрегез — балаларыгызны да дингә өйрәтүгә зур әһәмият бирегез. Дини тәрбия биреп, якыннарыгызны Аллаһы Тәгаләнең ачуыннан һәм газабыннан коткарырсыз.
       -«Зина ул — әҗәт. Әгәр шул әҗәтне өстеңә алсаң, үз гаилә әһелең белән түлисең була», — дигән сүзгә аңлатма бирсәгезче. 
         -Әлеге сүзләрне бер Ислам галиме үзенең шигырендә китерә. Бу гыйбарә әгәр кеше зина кыла икән, көннәрдән бер көнне ул шушы зинаның «әҗәтен» түләячәк, яки шушы зиначының да хатыны яки балалары зина юлына басар, гомере бәхетсез булыр дип аңлатыла. Аның гөнаһы нәселенә төшәргә мөмкин дип тә аңларга була. Зина кылган кеше, әлбәттә, балаларын тәрбияләүгә дә хилафлык китерә. Бу кеше үзенең дәвамчыларына начар үрнәк күрсәтә.

-Зина кыла дип нахак балә ягучыга нинди җәза бирелә? 

-Дәлиле булмаган килеш кешене зинада гаепләп йөрүче дә җәзага тартыла. Дин буенча мондый гайбәт таратучыга 80 камчы каралган. Бу «Кудури» китабында китерелә. Мөселман илләрендә казый мондый нахак сөйләп йөрүчеләргә әнә шундый җәза бирергә мөмкин. Ләкин безнең җәмгыятьтә мондый ысуллар кулланылмый инде. Әгәр кеше икенче берәүне сәбәпсез гаепләп йөрсә, андый кеше Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршында каты газапка ия булыр диелә.
  -Зиначылар тәүбә итмәгән очракта аларны үлгәч нинди җәза көтә? 
       -«Әл- Бохари» җыентыгында шундый хәдис бар. Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең төшендә ике фәрештә килә. Алар аны үзләре белән җәһәннәмдәге кешеләрнең ничек газапланганнарын күрсәтергә алып баралар. «Без анда күрдек бер казан. Аның авызы тар иде. Ә эченнән кешеләрнең бик каты, куркыта торган тавышлар белән кычкырганнары ишетелде. Шул казан эчендә ирләр һәм хатыннар, ә астында җәһәннәм уты яна иде. Әлеге кешеләр шул утта газапландылар. Кабат Аллаһы Тәгаләбез аларны терелтә һәм алар киредән шушы ук газапны күрәләр иде», — дип сөйләде Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам.

Ул фәрештәләрдән: «Болар кемнәр?» — дип сорады. «Бу — зина кылучылар. Алар шушы газапны үлгәннән соң Кыямәт көненә кадәр күрерләр», — дип җавап бирделәр алар. Шулай ук башка хәдистә мөмкинлекләре була торып та зина кылмыйча калган кешеләр мактала. «Кыямәт көнендә бик каты эссе булыр. Кешеләр, кайсы авызына, кайсы колагына кадәр, үз тирләренә батар. Бер урында да күләгә булмас. Әмма җиде төркем кешеләрне Аллаһы Тәгалә үз күләгәсе белән каплар. Әлеге төркемнәрнең берсе зина кылмыйча калган ир-атлар һәм хатын-кызлар булыр», — дип әйтелә анда.

/фото Интертат сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев