Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтерне яхшырту өчен виноград согы эчәргә кирәк

Ул шәмәхә төстә булырга тиеш. Аңарда баш миен яшәртә торган антиоксидантлар күп.

Уртача алганда, кешеләр, 20 минут узгач, ишеткәннәренең 30 процентын оныта, ярты сәгать эчендә 50 процентын. 

Хәтерне яхшырту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк:


1. Кроссвордлар чишәргә, шигырь ятларга, чит тел өйрәнергә.
2. Виноград согы эчәргә. Ул шәмәхә төстә булырга тиеш. Аңарда баш миен яшәртә торган антиоксидантлар күп.
3. Физик активлык – җәяү йөрү, бию, йөгерү. Физик хәрәкәтләрдән баш миенә кислород бара, яңа күзәнәкләр барлыкка килә.
4. Яхшы йокы. Йоклаганда, яшәртә торган гормоннар барлыкка килү процессы көчәя. Йокысы туйган кеше мәгълүматны хәтердә ике тапкырга яхшырак калдыра.
5. Медитация, йога, массаж.
6. Күзләргә гимнастика. Һәр иртә утыз секунд булса да күзгә гимнастика ясау хәтерне 10 процентка яхшырта.
7. Туклану. Шпинат, кара җиләк, брокколи, чикләвек, цитруслылар, чөгендер, йөзем, кара җимеш ашагыз.
8. Витаминнар. Монда В витамины лидер санала. В12 витамины җитмәү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев