Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар, дин тотучы мөселман кардәшләр!

Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән Тукай районында Корбан бәйрәме зурлап үткәрелә. Ул, халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгыртуга, аларны яратуга һәм ярдәм кулы сузуга, шәфкатьлелеккә нигезләнгән.
Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Районда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек тудырсын.
Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Корбан гаете мөбарәк булсын!

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев