Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Дин тотучы тукайлыларны ихластан изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус-тату яшәгән Тукай районында Рамазан һәм Корбан гаетләре ел саен зурлап үткәрелә. Бу изге бәйрәмнәрне халык көтеп ала һәм тиешенчә бәйрәм итәргә тырыша.
Мәңгелек кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшырырга тиешлегебезне искә төшерүче изге бәйрәмне тиешле югарылыкта үткәрик. Гает көннәрендә чалган корбан итләре, бүләкләребез белән тирә-ягыбызда яшәүче мохтаҗларны, ятимнәрне һәм ялгыз карт-карчыкларны сөендерик, изгелектә – савап.
Изге бәйрәм районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, үзара дус-тату яшәүләрен тагын да ныгытсын. Районыбыз мәчетләрендә үткәрелә торган гает намазларында катнашып, вәгазь-нәсыйхәтләр тыңлау рухларыбызны пакьләндерсен.
Хөрмәтле тукайлылар! Сезгә ихлас күңелдән иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, изге эш-гамәлләр башкаруда уңышлар телим. Корбан гаете мөбарәк булсын!

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев