КФУда татар телле ясалма фәһем белгечләрен әзерли башлаячаклар
Казан федераль университетында 2026 елның сентябреннән «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» юнәлешендә яңа магистратура ачыла. Көндезге бүлек өчен 20 бюджет урыны каралган.
Бу программа Россиядә сирәк очрый һәм татар телендә ясалма фәһем белгечләре әзерләүне максат итә. Ул «Татмедиа» белән берлектә тормышка ашырыла, медиа белән филологияне заманча технологияләр аша үстерүгә юнәлтелгән.
Институт җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, ясалма фәһем бүген фәндә дә, медиада да киң кулланыла, шуңа күрә бу өлкәдә белгечләргә ихтыяҗ зур. Аның фикеренчә, төрки телләр өчен мондый программалар аеруча аз.
Уку барышында студентлар тел белеме, төрки әдәбият, татар теле үсеше белән беррәттән, ясалма фәһем нигезләрен һәм аны журналистикада куллану алымнарын үзләштерәчәк. Программа шулай ук текстлар белән эшләү һәм цифрлаштыруны да колачлый.
Магистратурага төрле белгечләр кабул ителә, ләкин төп шарт – татар телен яхшы белү. «Татмедиа» җитәкчесе Шамил Садыйков фикеренчә, киләчәктә журналистлар өчен ясалма фәһем белән эшли белү мөһим күнекмәгә әйләнәчәк, әмма контент сыйфатын тәэмин итүдә кеше роле саклана.
Фото һәм мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев