Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше әйтә дип кенә чаңгыга басма: йөрәк түзмәскә мөмкин

Кеше киңәше белән генә кинәт спорт белән шөгыльләнә башларга ярамый, дип кисәтә Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге җитәкчесе.

Кеше киңәше белән генә кинәт чаңгыга басарга, спорт белән шөгыльләнә башларга ярамый, дип кисәтә Республика клиник хастаханәсендә кардиология бүлеге җитәкчесе Альберт Гыйльманов.

"Кеше гомере буе аз-азлап спорт белән шөгыльләнгән булса бер хәер, кинәт кенә чаңгыга басарга уйлады ди, аның йөрәк тибеше ешаерга, минутына 120 тапкырдан да күбрәк тибәргә, кан басымы күтәрелергә, инфаркт, инсульт, йөрәк ишемиясе барлыкка килергә мөмкин.

Гомумән, пульс ешрак типкән саен, йөрәккә кан начаррак килә, нормаль типкәндә йөрәк өчен җиңелрәк. Әгәр пульсы 150-200гә җиткәндә дә кеше үзен яхшы хис итә икән, ул парашюттан да сикерә ала. Кан басымын да гел нормада тотарга кирәк.

Еш кына кешенең кан басымы кичтән нормаль була, ә иртә белән кинәт күтәрелә, йә йөрәк тибеше ешая. Бу кан тамырларындагы холестерин белән бәйле. Кан тамырлары тыгызлана.

Гади тел белән аңлатып карыйм. Кан басымы күтәрелү ул юрганны селкү кебек. Кан дулкын булып тамырлар буйлап китә. Тоткарлыксыз барса яхшы, әгәр кан тамыры тарайган икән, анда холестерин утырган булса, ул тыгыла, шул урында ертылырга мөмкин, нәтиҗәдә, тромблар барлыкка килә”, - дип сөйли Альберт Гыйльманов.

"Йөрәк авырулары арасында иң еш очрый торганы – йөрәк ишемиясе. Кызганыч, ул бүген яшьләрне дә аямый. 35 яшьтән узганнарны үлемгә китергән сәбәпләрнең күбесе йөрәк ишемиясе белән бәйле”,– ди табиб. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев