Әлбәттә, уртак максат! Менә Яңа Сарайлы авылы халкы да моны эштә исбат итте.
Җирле мәчеттә масштаблы реконструкция бара-төп бинага янкорма төзелә. Ял көннәренең берсендә дә өмәгә чыктылар. Алар барысы бергә, иңгә-иң куеп, үз авыллары һәм барлык кешеләр файдасына эш алып бардылар.
Бу көн җәмгыятьнең көче һәм ихлас иманның чын могҗизалар эшләвенең искиткеч үрнәге булды.
Мондый күршеләр һәм якташларыбыз белән горурланабыз!
Нет комментариев