Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсы чыршы яхшырак?

Район комиссиясе авыл җирлекләрендә «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясый.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә шугалакларның әзерлеге, таулар булуы, төп чыршының, йортларның, урамнарның, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты кебек социаль объектларның бизәлеше, кар һәм боз сыннарының саны һәм күләме, гомуми бәйрәм мохите исәпкә алыначак. Нәтиҗәләр Новотроицкое поселогында районның төп чыршысын ачу тантанасында ясалачак.
Искә төшерәбез, төп чыршыны ачу тантанасы 28 декабрьгә 15.00 сәгатькә билгеләнгән. Традиция буенча, чыршы янында узып баручы елга йомгак ясалачак. Бирегә бөтен районнан Кыш бабай һәм Кар кызлары да киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев