Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Карга ботка”лары узды

Тукай районнарында милли традицияләрне, йолаларны онытмыйлар. Авылларда “Карга боткасы” бәйрәмнәре булып узды. Боерганда "Акчарлак" мәдәни ял үзәге хезмәткәрләре мәдәният йорты бакчасында учак ягып, өчәр- бишәр казан асып тәмле ботка пешерделәр. Тәмле ботканы пешерүче оста пешекчеләребез- Эльмира Ханнанова, Илүзә Гыйлметдинова, Рәфидә Фатыхова, Лилия Мингалиеваларга халык бик рәхмәтле булды. 

Калмияда көне буе шулай уйнап,күңел ачып соңыннан ботка пешерделәр. Ә калган ботканы ерак юлдан туган якка кайткан кошларга дип төрле урыннарга салып калдырдылар.Чөнки аларга ризык табу мөмкинлеге чикле була бит әле иртә язда. Шулай ук “Карга ботка”лары Яңа Байлар, Иштирәк һәм башка авылларда да гөрләп үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев