Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Капиталь ремонттан соң «Колосок» балалар бакчасы ишекләрен ачты

Кече Шилнә авылында яшәүчеләр өчен бу күптәннән көтелгән вакыйга булды. Балалар бакчасы төзекләнеп, тышкы һәм эчке кыяфәтен яңартып кына калмады, биредә 25 балалык яңа төркем дә ачылды.

Ачылыш тантанасында кечешилнәлеләрнең сөенечен уртаклашучылар күп булды – район башлыгы Фаил Камаевтан кала, бәйрәмгә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, төзекләндерү эшенең иганәчесе – «Ритэк» компаниясенең генераль директоры урынбасары Николай Нефедов, подрядчы «Диалог» оешмасы директоры Урал Ильясов, Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов, авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Тәнвирә Герасимова килгәннәр иде.
– Соңгы арада нефть компанияләре тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. «Ритэк» компаниясе әлеге җирлектәге балалар бакчасын һәм юлны төзекләндерергә булышса, «Татнефть» компаниясе Иштирәк авылында күп функцияле үзәк булдырырга, Яңа поселогында мәдәният йортын һәм Татарстан совхозы поселогында балалар бакчасын ремонтлауга финанс ягыннан ярдәм итте. Һичшиксез, зур эшләр башкарылды. Әлеге компанияләрнең җитәкчелекләренә зур рәхмәт әйтәсе килә, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
– «Ритэк» компаниясе кебек иганәчелек белән шөгыльләнүче оешмалар күбрәк булса, халык өчен мөһим булган сораулар тизрәк чишелеш табар иде. Минемчә, мөмкинлек булса, иң оттырышсыз кертем – балалар өчен юнәлтелгән кертем. Берничә елдан һичшиксез нәтиҗәсе булачак, – диде Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин.
Каладан килгән кунаклар чыгышыннан соң, ветераннар советы рәисе Тәнвирә Герасимова үз оешмалары исеменнән балалар бакчасына яңа уенчыклар бүләк итте.
«Колосок» балалар бакчасы мөдире Алия Вилданова, үз чиратында, шушы күләмле эшләрне башлап йөргән, үтәгән һәм акчалата ярдәм иткән, ремонт эшләре вакытында һәрдаим булышлык күрсәткән бакча коллективына, хәлне аңлаган ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы рәвештә кызыл лента киселгәннән соң, капиталь ремонт эшләренең нәтиҗәсен күрү өчен барлык кунаклар бакча бинасына үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X