Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмаш авылында күпфатирлы йортта яшәүчеләр түбә алмаштыруны сорый

«Якты юл» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге битенә Калмаш авылында яшәүче Инзил Сәлаховтан хат килде. Аның эчтәлеге түбәндәгечә иде: «Калмаш авылының Зөфәр Галиев урамында урнашкан 22нче йортында биш ел дәвамында түбәдән су ага. Әлеге йортта күбесенчә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, пенсионерлар, балигъ булмаган балалар яши. Идарә итүче компания безнең гозергә һәрвакыт битараф. Инде кайда мөрәҗәгать итәргә дә белмибез», – диелгән әлеге хатта.

Әлеге мәсьәлә белән якыннан танышу өчен без Калмаш авылының үзенә юл тоттык. Өстән явып торган яңгыр да бик кулай булды – димәк, хатта тасвирланган проблема урынлы булса, ул күренешне үз күзләребез белән күрә алачакбыз. Менә без Зөфәр Галиев урамында, 22нче йорт янында. Күзгә ташланган беренче нәрсә шул булды – йортның тышкы кыяфәте, чыннан да, кызганыч хәлдә. Эчкә үтүгә дә шундый ук уйлар баштан йөгереп узды. Подъезд стеналарындагы буяулар купкан, дымлылыктан кара төскә кергән, су аккан урыннарда буеннан-буена сары төстәге сызыклар. Өченче катта ике почмакта да су җыяр өчен куелган чиләкләр... 
Алтынчы фатирның бусагасында безне йортның хуҗасы, хат авторының әнисе – Гөлчирә Сәлахова каршы алды. 
– Без биредә 1984 елдан бирле яшибез. Түбәдән су үтү проблемасы соңгы биш елда үзәккә үтте. Яңгыр ява икән, өстән су агуын көт тә тор. Дымлылык аркасында түшәмнәр, стеналар, аларга ябыштырылган обойлар каралып, күгәрек белән капланып кубып чыга. Аннары су өченче каттан астагы катларга төшә. Аларда да шул ук проблема. Су агудан килгән зыянны бетерү өчен һәрбер хуҗа өч ел саен үз фатирында ремонт ясап тора. Түшәмдәге кара эзләрне юкка чыгара алмагач, хәллерәк гаиләләр тарттырылган түшәм (натяжной потолок) куйдылар. Подъездда да шул ук хәл. Яңгыр ныграк яуса, су ярыклардан тамып утыра, чиләк куярга мәҗбүрбез, – дип сөйләде Гөлчирә ханым.
Аннары шушы ук этажда яшәүче Фәһия Җиһангирова йортына үттек. Фәһия ханымның йокы бүлмәсе аеруча зыян күргән. Стена почмагы каралып, ябыштырылган обойлары кубып чыккан, түшәме дә шул ук хәлдә. Әле күптән түгел генә сәламәтлеге белән бәйле авырлыклар кичергән ханымны әлеге проблема тагы да борчуга салган.
Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, бу йортта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмичә йөрүчеләр юк, йортта бар гаилә дә имин, тәртипле. Монда, нигездә, пенсионерлар, сәламәтләге какшаган олы яшьтәгеләр, яшь бала тәрбияләүче гаиләләр гомер итә. Әйтергә кирәк, 2008 елда әлеге йортка капиталь ремонт ясалган. Әмма йортның гомуми куллану урынындагы дүрт пластик тәрәзәне алар, җыелып, үз акчаларына сатып алып алмаштырганнар. Түбәдән су агуны агымдагы ремонт белән генә дә хәл итеп булмаячак, түбәне тулысы белән алмаштыру кирәк дип белдерәләр йортта яшәүчеләр. Шулай ук, аларның сүзләренчә, әлеге йортның торышы өчен җавап бирүче «Тамерлан» идарәче компаниясе бүгенге проблема турында берничә ел дәвамында хәбәрдар, әмма мәсьәләгә күзләрен йома һәм чишелеш юлларын эзләми.
Идарәче компаниянең җитәкчесе Татьяна Харисова белән без дә очраштык. Ул, үз чиратында, бу проблеманы әле күптән түгел генә белүен, йортта яшәүчеләрдән бу турыда август башында гына язмача гариза кабул итүен әйтте. Түбәдән су үтүдә ул йортта яшәүчеләр үзләре гаепле дип белдерде. Татьяна Владимировна аңлатуынча, йортта яшәүчеләр тарафыннан куелган телевизор антеннасын кадаган җирдә куыклар барлыкка килгән. Шушы куыклар аркасында түбә катламы бозылган, ярылган, шунлыктан су үтә. Әлеге куыкларны юкка чыгарыр өчен, аларны ачарга һәм киптерергә кирәк. Бу эш 50 мең сумга төшә. «Мондый акча булсын өчен йортта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләве кирәк», – ди ул. Акча булган очракта да, эшне бары тик явымсыз көнне, көннәр киптергәч кенә башкарып була. 
Язманы басмага әзерләгәндә, без тагын бер кат Татьяна Харисова белән очраштык. Аның сүзләренчә, газета хәбәрчесе килеп киткәннән соң, идарәче компания һәм подрядчы оешманың килешүе нигезендә, агымдагы ремонт эшләре кысаларында, бүгенге көндә түбәдә ямау эшләре башкарылган. 
Монысы яхшы, сүз дә юк. Ләкин йортта яшәүчеләр, эшне капиталь ремонт программасына кертеп, түбәне тулысынча алыштыруга өмет итәләр. Әмма, район капиталь төзелеш идарәсендә белдерүләренчә, капиталь ремонт быелгы һәм, гомумән, якын еллардагы планга кертелмәгән. Йорт күпьеллык программада тора-торуын, әмма анда чиратның кайчан җитәчәге билгеле түгел.
Якындагы ике атна эчендә Калмаш авылындагы капиталь ремонт үткәрелгән күпфатирлы йортларны карар өчен башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев һәм идарәче компаниянең җитәкчесе Татьяна Харисова катнашында рейд көтелә. Бәлки төзекләндерү үткәрелмәгәненә – Зөфәр Галиев урамындагы 22нче йортка да игътибар итәрләр дигән өмет бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев