Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каеш такмаучыларны камера «эләктерә»

Хәзер Татартстан Республикасында юл-транспорт кагыйдәләрен үтәмәүне төшерүче камералар автомобильдә куркынычсызлык каешын такмауны да терки. Мондый функция 1 июльдән эшли башлады. Объективка эләгүчеләр административ штрафка тартыла.

РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, машина йөртүче дә, пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә тиеш. Әгәр транспорт чарасы каешлар белән җиһазланган булса. Бу кагыйдәне бозучыларга 1 мең сум күләмендә штраф яный.

Фото- һәм видеотеркәү җайланмаларында әлеге функция эшли башлаганнан соң 12 меңнән артык кагыйдә бозу очрагы теркәлгән инде.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәге тикшерүләренә караганда, куркынычсызлык каешын тагып бару алгы утыргычта баручыны 50 процентка, арткы утыргычтагыларны 25 процентка үлемнән һәм имгәнүләрдән саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев