«Экспериментлар дәвам итә»
«Бакчачылык белән мавыгу нәселдән килгәндер, әни ягыннан барлык туганнар да бакча үстерә. Маһруй әбиемне Салих-Тукайда гына түгел, якын-тирә авылларда да яхшы беләләр иде. Ул бакчасында карлыган, виктория үстерде, Октябрь-Бүләк, Ташкичү авылларыннан әбигә җиләккә киләләр иде. Ул вакытта авылда җиләк-җимеш үстерүчеләр сирәк булган, ә безнең әбинең эшләмәгән эше юк иде. Үзлектән барысына да өйрәнгән: бакчасын да тотты, бал кортын да карады, тире эшкәртеп, бүрекләр текте, гармунда да уйнады. Бабай Габделхак Ризванов та да тирә-якта танылган кеше: укытучы, мәктәп директоры булып эшләде, чын коммунист иде», – дип сөйли Луиза Билалова. Ул үзе Мусабай-Завод авылында туган, балачактан ук җәйне Салих-Тукайда, әбисе янында үткәргән. Күп нәрсәне Маһруй әбисеннән өйрәнеп калган. Әбисе белән бабасы бакыйлыкка күчкәч, Луиза аларның нигезен ташламый. 2015 елны алар тормыш иптәше Равил белән шәһәр тормышын калдырып, Салих-Тукайга килеп урнашалар.