Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш руль артына утырма!

Тукай районында аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләргә карата чираттагы суд булды. Сәүбанов фамилияле 27 яшьлек ир-ат һәм Бунтов фамилияле 54 яшьлек ир-ат административ җаваплылыкка тартылдылар. Алар икесе дә 18 айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр. Шулай ук машина йөртүчеләргә 30ар мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре искә төшерә: машина йөртүче беренче мәртәбә исерек килеш руль артына утырганда аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Икенче мәртәбә эчкән килеш руль артына утырганда 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, я инде 3 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү карала. Алкоголь кулланган кешегә рульне бирүчегә шулай ук 30 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм калырга туры киләчәк. Исерек хәлдә рульгә утырган кешенең автомобиле штрафстоянкага җибәрелә.

Эчкән килеш мопедка утыру да 30 мең штрафка һәм 1,5-2 елга правадан мәхрүм ителүгә китерә. Алкоголь кулланып велосипед йөртсәң 1000-1500 сум штраф түлисең.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев