Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид бала тәрбияләүчеләр пенсиягә иртәрәк чыга

Инвалид балаларның әти-әниләре һәм опекуннары пенсиягә иртәрәк чыга ала. Ләкин моның өчен баланың 8 яшькә җитмәгән булуы шарт. Балага инвалидлык ничә яшьтә бирелгән – бу мөһим түгел. Өстәмә шартлар да бар. Әни кешенең минималь иминият стажы 15 ел булырга тиеш. Аңа иртә пенсия 50 яшьтән билгеләнә. Әти кешедән исә 20 еллык минималь стаж сорала. Ул 55 яшьтән пенсиягә чыга ала. 

Иминият стажыннан тыш, иртә пенсиягә чыгу өчен шәхси пенсия коэффициентларының да саны бар. 2021 елда ул күрсәткеч 21не тәшкил итә. 
Иртә пенсиягә башта әни кеше чыга ала. Ул башка төр пенсия ала башлагач, әти кеше дә бу төр пенсия түләү системасына күчә ала. Әйтик, 50 яшьтән пенсия ала башлаган әни кеше вакыты җиткәч гомуми билгеләнгән пенсиягә күчә. Шул вакытта әти кеше иртә пенсия билгеләтә ала. 
Шушы ук хокуклардан балаларның опекуннары да файдалана ала. Искә төшерәбез, инвалид баланы караган еллар иминият стажына исәпләнә. Һәр тулы ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты билгеләнә. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X