Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альмира – чын татар кызы!

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Альмира Насыйфуллина «Ак калфак» республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы уздырган дүртенче бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесендә катнашып, беренче дәрәҗәдә лауреат исемен яулары. Әлеге конкурста үзен сынаган 107 баланың 7се финалга чыкты. Алар арасында Альмира да бар. 

– Миңа 17 яшь. Унынчы сыйныфны бишле билгеләренә генә тәмамлап, унберенчегә күчтем, – дип үзе турында сөйли кыз. – Буш вакытымда дәүләт имтиханнарына әзерләнәм, шулай ук футболкаларга бизәкләр чигәм, бадминтон белән дә шөгыльләнергә өлгерәм. Бәйгегә килгәндә, мин башта Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендә 84нче лицеенда үткәрелгән этапта катнаштым, анда лаеклы урын яуладым, шуннан Казанга үттем. Мин, гомумән, туган телемдә үткән бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашырга тырышам. Бу миңа ошый. «Ак калфак» оешмасы тарафыннан уздырыла торган конкурс турында ишеткәч тә икеләнеп тормадым. Бу бәйгедә катнашырга ярдәм иткән һәркемгә – әти-әниемә, абыема, туганнарыма, Гали Акыш исемендәге лицей коллективына, укытучыларга, поселогыбызның мәдәният йортында эшләүчеләргә чиксез рәхмәтлемен. Кызлар өчен шундый бәйге үткәреп, үзләрен күрсәтү мөмкинлеге биргән «Ак калфак» оешмасына да олы рәхмәтемне белдерәм. 
/ Фото Ләйсән Абдуллинадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев