Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерларның акчалары арта

Пенсия фондының Тукай районы бүлеге быел 2521 эшләүче пенсионерның акчаларына ел саен яңадан исәпләү үткәрде. Август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә дә күбрәк була. 

Иминият өлешен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмалары акчаларыннан: тупланма пенсиядән, ашыгыч пенсия түләвеннән һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән бирелә торган акча күләме дә арттырылачак. Яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарәче компанияләрнең акчаларын инвестицияләү нәтиҗәләре белән дә бәйле.
Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү бу юлы 13 пенсионерга кагылачак. Шуларның 8е – ашыгыч түләүләр алучы һәм 5есе тупланма пенсия алучылар. Тупланма пенсия алучылар өчен арту  9,1 процентны тәшкил итәчәк, ашыгыч пенсия түләүләре алучылар өчен арту коэффициенты  7,9 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев