Яңалыклар

Җәяүлене бәрдерделәр

4 август көнне иртәнге сәгать 7.30да Яр Чаллының БСИ юлында җәяүлене бәрдерәләр.

Руль артына 55 яшьлек ир-ат утырган Лада-Гранта машинасы шәһәрдән Сарман ягына таба хәрәкәт итә торган була. 75 яшьлек җәяүле хатын-кыз РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 4.1 һәм 4.3 пунктларын бозып, юлны рөхсәт ителмәгән урында кичеп чыга. Ул фаҗига урынында ук җан бирә. Тикшерүләрдән күренгәнчә, Чаллыда яшәгән әлеге хатын-кыз Новотроицкое авыл җирлеге территориясендәге «Кама» бакчачылык ширкәтенә бара торган була.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев