"Кабул ителде, эшлисе дә эшлисе..."
Дәүләт Думасы депутатлары соңгы араларда булган тәкъдимнәрне дә кертеп, пенсия яшен арттыру буенча проектны өченче укылышта кабул итте.
Пенсиягә чыгу яше озынайтылгач, безне нәрсә көтә, нинди ташламалар булыр? Дәүләт Думасы депутатлары соңгы араларда булган тәкъдимнәрне дә кертеп, пенсия яшен арттыру буенча проектны өченче укылышта кабул итте. Төрле фракция депутатлары бу мәcьәләне күтәргәндә ризасызлык белдерсә дә, проектны кабул итү вакытында каршылык күрсәтмәделәр. Ир-атлар – 65 яшьтә, хатын-кызлар 60та пенсиягә чыгачак.
Путин ярты елга азайта
Тәкъдимнәргә килгәндә, пенсиягә чыгарга ике елы калган кеше аны алты ай алдан рәсмиләштерә ала. Мондый ташлама хакында Россия Президенты Владимир Путин август азагындагы мөрәҗәгатендә әйткән иде. Пенсиягә чыгу яшен эзлекле рәвештә арттырмакчылар. Беренче чиратта ул 1959 елгы ир-атларга һәм 1964 елгы хатын-кызларга кагыла. Киләсе елда аларга 60 һәм 55 яшь тула, ягъни пенсиягә чыгу яшенә килеп җитәләр. Яңа закон проекты төзәтмәләре буенча, ул елларда туучыларга элек әйтелгәнчә бер ел түгел, ә ярты ел артыграк эшләү дә җитәчәк. Димәк, хатын-кызларга 55 яшь һәм алты айдан, ирләргә 60 тулып, ярты ел узгач, пенсия рәсмиләштерү хокукы бирелә. Әлеге тәртип 2020 елда да саклана. Ул елны инде 1960 елда туганнар лаеклы ялны кайгырта башлый, ирләр – 61 яшь тә алты ай, 1965 елгы хатын-кызлар – 56 тулып, алты ай үткәч, пенсия кенәгәсенә ия була. Яңа закон буенча, 1968 елгы хатыннар һәм 1963 елгы ирләрдән башлап, 60 һәм 65 яшьтән пенсиягә чыгу кертеләчәк. 2018 елгы реформалар моңа кадәр лаеклы ялга чыккан кешеләргә кагылмый. Хатын-кызлар 55 яшькә җиткәндә хезмәт стажы 37 елга җыелса, ике ел алдан пенсиягә чыгу турында уйлана ала, ә 60 яшьтәге ирләргә аның өчен 42 ел стаж кирәк.
Өч, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар да пенсиягә биш ел иртәрәк чыгачак. Шулай ук монда да аерым кагыйдәләр каралган: биш һәм күбрәк бала тапкан хатынның төпчек баласы 8 яшькә җиткән, ә хезмәт кенәгәсендә кимендә 15 ел стажы булырга тиеш. 3 бала табып үстерүчеләр 57 яшьтә лаеклы ялга өметләнә ала, шулай ук төпчек баласының сигез яшькә җитүе һәм 20 ел стажы булу кирәк. Дүрт бала үстерүчеләр 15 ел эш стажы булганда 56 яшьтән ялга китә.
Эшләүчеләр белән ни булыр?
Пенсиягә чыкканнан соң да эшләвен дәвам итүчеләрнең исә үз борчуы. Чөнки бу өлкәдә дә үзгәрешләр гел булып тора. Элек лаеклы ялга чыкканнан соң эшен дәвам итүче пенсионерларның пенсиясе ел саен инфляциягә карап индексацияләнә иде. 2016 елдан ул индексацияләнми башлады. Тик ул суммалар юкка чыкмый, пенсионер эшләүдән туктагач, ягъни гариза язып китеп баргач, индексация акчасы тулысынча аның исәп-хисап счетына күчерелә, дип аңлата белгечләр. Эшләмәүче пенсионерлар аны үз вакытында алып бара. Мәсәлән, бер очрак: кеше пенсия рәсмиләштергәч, өч ел дәвамында эшләвен дәвам иткән ди, шуннан соң гына эштән киткән. Аңа җыелып килгән өч еллык индексацияне түлиләр. Эшләүче пенсионерларга кагылышлы бу алым киләчәктә дә дәвам итәчәк икән. Икенче ягы бар: хөкүмәт яңа закон кабул ителгән очракта индексация коэффициентын арттырырга вәгъдә итте һәм шуның белән күпләрнең күңелен кузгатты. Моннан тыш, һәр елны август аенда эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Эш бирүчеләр Пенсия фондына кертемнәрне күчереп бара, шул иминият кертемнәре күләме буенча пенсияләр яңадан исәпләнелә.
Ә пенсия ничек үсәчәк?
Хәзер, ягъни бу тема озак чәйнәлгәннән соң, байтак кешене пенсиягә чыгу яшенә караганда, пенсия акчасының күпмегә артачагы күбрәк кызыксындыра. Вице-премьер Татьяна Голикова, 2024 елга пенсия суммасы артып, илдәге инфляцияне куып тотачак, дип ышандыра. Русларда, вәгъдә ителгәнне өч ел көтәсе, дигән мәкаль бар, ә монда аннан да күбрәк көтәргә. Ул еллар эчендә ниләр булып бетәр? Хәер, ил башлыгы бу уңайдан, түрәләргә мөрәҗәгать итеп: “Без өлкән буынны җитешле тормыш белән тәэмин итәргә тиеш. Бүгенгеләр дә, киләчәктәге пенсионерлар да пенсия өлкәсендә озак еллар дәвамында финанс тотрыклылыгын сизәрлек булсын”, – дип боерды. 2019 елда пенсияләрне 7 процентка индексацияләргә планлаштыралар.
Эшләмәүче пенсионерларның күпме акча алачагы турында инфографика да төзелгән (ул язмабыз азагында бирелә). Аннан күренгәнчә, 6 ел дәвамында айлык уртача пенсия 1 мең сумга артып барачак. Әйтик, 2018 елда 14 мең 144 сум алучының кесәсенә 2019 елда 15 мең 367 сум, ә тагын 5 елдан 20 мең сум акча керәчәк. Таблицага яхшылап игътибар юнәлтсәгез иде: пенсионер маясына ай саен 1 мең сум өстәлми, ә ел дәвамында җыелган сумма шуны тәшкил итә. Бу саннар пенсияләрнең федераль өлеше турында сөйли. Аннан тыш әле һәр төбәкнең үз өстәмәсе һәм ташламалары бар. Президент Путин авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт куйган кешеләргә дә өстенлекләр булдыру тәкъдиме белән чыкты. Андыйларның саны ил буенча исәпләгәндә миллионнан артып китә икән. Татьяна Голикова әйтүенчә, аларга еллык өстәмә түләү каралачак һәм киләчәктә ул индексацияләнәчәк.
Пенсияме, яңа һөнәрме?
Яңа пенсия реформасы алдыннан депутатлар, түрәләр, сәламәтлеге белән бәйле проблемалар килеп чыккан хасталар, зыянлы җитештерү өлкәсендә эшләп саулыгын югалткан кешеләр пенсиягә алданрак чыга алачак, дип кисәтеп килде. Оешма бөлгенлеккә төшеп ябылганда да, пенсиягә алданрак китүгә өметләнә аласың. Әмма шул ук пунктта дәүләт аларга бүтән эш тәкъдим итә алмаган очракта дип тә язылган. Хәзер олы яшьтә дә яңа һөнәр үзләштерүчеләр байтак. Хөкүмәттән андый кешеләрне укыту өчен акча бүленә, стипендия дә түләнә. Татарстанда өлкән яшьтәгеләрне укыту, һөнәргә әзерләү проекты берничә ел элек тормышка ашырыла башлады. Алар Казан һәм Чаллыдагы мәшгульлек үзәкләре базасында оештырыла. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, бухгалтер исәбе, компьютер дизайны, риэлтор эше, педагогика, хезмәт иминлеген саклау, флористика программалары буенча укыган хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру кыенлык тудырмый. Шулай ук газ һәм электр белән эретеп ябыштыручылар, кондитерлар, тегүчеләр, чәчтарашлар, маникюр ясау осталарына да эш урыннарында кытлык бар. Әлеге проектларны республика һәм федераль бюджетлар каплый.
Ташламалар тынычландыра?
Пенсиягә чыгу яше артуга карамастан, ташламаларны файдалану тәртибе элеккечә кала. Ләкин монда да аның эшләү моделен үзгәртмәкчеләр. Элек кеше билгеле бер яшькә җиткәч, башта пенсия кенәгәсе булдыруны кайгыртса, соңрак ташлама алу өчен социаль хезмәтләр, салым органнары ишеген шакый иде. Ә хәзер юл йөрү билеты, бушлай дарулар һәм башка ташламалардан пенсиягә чыкканчы ук файдаланып булачак. Боларны юллап йөргәндә документлардан бары тик паспортка ия булу җитә. Милек өчен салым түләгәндә дә федераль ташламалар үз көчендә кала. Татьяна Голикова кисәтүенчә, дәүләт бу җәһәттән ун елга гарантия бирерлек акча запасына ия. Шулай ук төбәкләр дә үз пенсионерларына ташламалар ясый. Җирле парламентлар шул мәсьәләләрне күтәреп, финанслау ягын кайгырта. Безне, әлбәттә, беренче чиратта Татарстандагысы күбрәк кызыксындыра. Шушы көннәрдә Дәүләт Советы депутатлары “Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы Законга үзгәрешләр кертте. Аның буенча, республикада ташламалар пенсиягә чыгу яше артуга карамастан, элеккечә сакланачак, төгәлрәге, пенсиягә соңрак чыксалар да, хатыннар – 55, ир-атлар 60 яшьтән файдалана алачак. “Хезмәт ветераны” таныклыгы булганнарга ай саен 466 сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнә, торак-коммуналь хуҗалык, йорт телефоны, радио, күмәк антенна өчен түләгәндә 50 процентка кадәр субсидия ясала. Татарстан Хөкүмәте бүләкләренә ия булучыларга да хезмәт ветераннарыныкы кебек үк ташламалар ясала, ләкин бүләкнең төренә карап, торак һәм абонент түләүләрдә субсидия 50 проценттан 100 проценка кадәр булырга мөмкин.
Закон нигезендә, пенсиягә чыгу яше озынайтылып та, үз хезмәткәрен алданрак эштән җибәргән җитәкчеләрне нинди җәза көтә? Андый хәлләр булачагын түрәләр дә яхшы аңлый. Шуңа күрә Җинаятьләр кодексына һәм административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертелә. Дөрес, хәзер гамәлдә булган кодексларда да чаралар каралган. Төзәтмәләр нигезендә штрафлар күләмен арттырмакчылар. Җинаятьләр кодексының 145 нче маддәсендә йөкле ханымнарны һәм өч яшькәчә баласы булган аналарны сәбәпсез эштән җибәргән җитәкчеләр өчен аерым җәза билгеләнгән. Пенсиягә якынлашып килүчеләрне кысрыклаучы җитәкчеләргә дә киләчәктә зур күләмдә штраф салынырга, мәҗбүри эшләтү каралырга мөмкин. Ә төгәлрәк әйткәндә, җитәкченең айлык хезмәт хакы күләмендә 18 айга кадәр штраф салына һәм 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү билгеләнә.
Әмма җитәкче дә пенсия яшендәге кешенең эшне сыйфатлы башкара алмавы хакында мең төрле дәлил китерергә мөмкин. Шуңа күрә депутатлардан, аны куркыту нормалары белән түгел, ә кызыксындыру чаралары аша хәл итәчәкбез, дигән фикерләрне дә ишеттек. Әйтик, 50, 55 яшьлек кешеләрне эшле иткән оешмаларга салымнарны киметергә мөмкиннәр. Соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә алганда шундый чаралар күрелә башлады. Кыскасы, берәүләр чыбыркылау кирәк дисә, икенчеләр проблемадан прәннек биреп котылу яклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев