Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдулда – музей дәресе

Иске Абдул урта мәктәбендә «Гиндукуш» музее хезмәткәрләре «Ленинградлыларның онытылмас батырлыгы» дигән музей дәресе уздырды.

Чара барышында кечкенә ленинградлыларның язмышы турында сөйләнелде. Үзәккә үткән ачлык, салкын, утка тотулар... Ул балалар ничек чыдады икән? Тема тарихи видеоязмалар белән тулыландырылды. Шулай ук Ленинградның камалышта калган миллионлаган халкы җирләнгән Пискарев мемореаль каберлегенә күзәтү ясалды. Миңа хәзерге Санкт Петербург шәһәрендә экскурсиядә булырга туры килгән иде. Һәм иң истә калганы, тетрәндергәне шушы мемориалда булу иде. Үзәк өзгеч музыка һәм кабер тынлыгы. Эскурсовод сөйли дә сөйли. Халык язмышы күз алдыннан үтә. Чарабызда шушы сәяхәттән фотокүргүзмә тәкъдим ителде. 
Шулай ук халык батырлыгы турында сөйләүче китап күргәзмәсе, «Чаллы» эзләнү отрядының зур әһәмияткә ия хезмәтен яктырткан фотоальбом тәкдим ителде. Очрашу ахырында бар катнашучылар белән флешмоб оештырылды. Бер минутлык тынлык белән, шәмнәр яндырып, вафат булганнарны искә алдык.

Резидә ГАРИПОВА.
Иске Абдул авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев